САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләрне эшле иткән эш бирүчеләр субсидия алачак

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 362 нче санлы карарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә (18.03.2022), билгеле бер категория яшьләрне эшкә урнаштыручыларга субсидия каралган.

Эш бирүчеләрдән яшьләрне эшкә урнаштырган өчен субсидия алуга гаризалар кабул ителә башлады инде. Мондый ярдәмгә юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм коммерциянеке булмаган оешмалар өметләнә ала. Коммерциянеке булмаган оешмалар рәтенә бюджет оешмалары керми. Субсидия алуның төп шарты – дәүләт ярдәменнән башка эш табу катлаулырак булган 30 яшькә кадәрле яшьләрне эшкә урнаштыру. Субсидияләштерү программасы буенча эшкә түбәндәге категория яшьләр урнаша алалар: а) инвалидлыгы булган яки сәламәтлеге чикле; б) чакыру буенча хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң дүрт ай һәм аннан артыграк вакыт эшкә урнаша алмаган; в) урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм белем бирү программалары буенча уку үтмәгән; г) белем яки квалификация алу турындагы документны алганнан соң дүрт ай һәм аннан артыграк вакыт эшкә урнаша алмаган; д) иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителүче; е) ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм һәм ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар рәтенә кертелүче затлар; ж) балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар; з) балигъ булмаган балалары булган затлар.

Бу хакта тулырак газетабызның 3 июнь санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев