САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яхшыбайда кече авыл музее ачылды +ВИДЕО

Бүген, 30 августта, Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Яхшыбай авылында музей ачу тантанасы үтте.


Ул нефтьчеләр хәйрия фонды гранты акчасына булдырылды. Кече авыл музее татар шагыйре һәм төбәк тарихчысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп премияләр лауреаты, академик, журналист, Советлар Союзының Язучылар берлеге әгъзасы, авылдаш Дамир Гарифуллин исемен йөртәчәк.
Музей җитәкчесе – Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева бәйрәмне ачып җибәрде. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фалих Мостафин, Дамир Гарифуллин, әлеге бинада булган мәдрәсәдә укыткан дин әһеле Шәйхелислам Хәмидинең оныгы – Әлмәт районы Ирекле авылыннан Ринат Корбангалиев катнаштылар, музейга бүләкләр тапшырдылар. Индира Рәис кызы музейга район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды. Иске Кәшер авыл җирлегеннән дә бүләкләр булды. Кунаклар музей белән таныштылар, авыл тарихы турында төшерелгән видеоязма белән таныштылар. Чыгышы белән Яхшыбай авылыннан булган районның атаклы мөгаллимәсе – Мөслимә Миннибаева истәлекләре белән уртаклашты.
Тулырак язманы район газетасының 3 сентябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев