САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вәлиевлар Татарстан гаиләләре фестивалендә катнаштылар

18 сентябрь көнне Казанда “Ныклы гаилә” “Бердәм Россия” сәяси партиясе проекты кысаларында Татарстан гаиләләре фестивале үтте.

 Ул быел 17 нче тапкыр үткәрелде. Фестивальгә республиканың 29 гаиләсе чакырулы иде. Аларны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре - ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова белән берлектә райондашларыбыз – “Нечкәбил” республика ана һәм гаилә матурлыгы конкурсында район данын яклаучы Яңа Әхмәт авылында яшәүче Марат һәм Раушания Вәлиевлар да катнаштылар.
Фестиваль өч - “Гаилә тарихы”, “Гаилә бәхете серләре” һәм “Фамилия кыйммәтләре”. мәйданчыкларында бәйге рәвешендә үтте.
“Нечкәбил-2022” бәйгесе финалы 26 ноябрьдә – Әниләр көне уңаеннан үтәчәк. Анда 10 гаилә катнашачак. Аларны әлеге фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев