Вакытны кабат күчерәләрме?
Ел фасылына карап, сәгать телләрен күчерүне кире кайтарырга мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге канун проекты тәкъдим иткәннәр
Яңалыкны табиблар да хуплый. Парламентның түбән палатасына канун проектын “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Андрей Барышев керткән. Аның әйтүенчә, илдә вакыт исәпләүнең үзгә системасын булдырырга кирәк. “Бу – тәүлекнең якты вакытын нәтиҗәлерәк файдалану өчен эшләнәчәк”, – дип аңлаткан депутат. Баксаң, ел фасылына карап, сәгать телләрен күчерүне кире кайтарсалар, ел буена илдә яшәүчеләргә туры килгән тәүлекнең якты вакыты 200 сәгатькә артачак, ди. Үзгәреш илдәге тормыш дәрәҗәсен яхшыртачак дип тә көтелә. Сәгать телләрен мартның соңгы якшәмбесендә – бер сәгатькә алга, ә октябрьнең соңгы якшәмбесендә бер сәгатькә артка күчерергә тәкъдим ителә. Депутат шунысын да искәрткән: бүген илнең күп кенә төбәкләрендә бик иртә таң ата, бу исә халыкта зур ризасызлык тудыра. Россиядә сәгать телләренә 2011 елдан бирле тимиләр. 2011 елның 27 мартында соңгы тапкыр бер сәгатькә алга “сикердек” һәм “мәңгелек җәй”дә калдык. Аның каравы, кышын көннең якты вакыты кичкә туры килә башлады. Шуңа күрә 2014 елда ил Президенты Владимир Путин “кышкы” вакытка күчү турында канун имзалады. Илнең күп кенә төбәкләрендә сәгать телләре бер сәгатькә артка күчте. Россиядә сәгать зоналары тугыздан унбергә кадәр артты.+ Табиб-невролог Алексей Катышев әйтүенчә, ел фасылына карап, сәгать телләрен күчерүнең сәламәтлеккә бернинди зыяны юк. “Киресенчә, бу файдалырак та әле. Бүген Канададан алып Австралиягә кадәр, бөтен җирдә дә сәгать телләрен күчерәләр. Европада Белоруссия, Россия һәм Исландиядә генә вакыт үзгәрми. Галимнәр үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, кеше организмына сәгать телләрен күчерүгә ияләшү өчен бер тәүлек вакыт җитә”, – дигән ул.
Ватаным Татарстан
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24900
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев