САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үпкәңне саклыйсыңмы?

Кискен сулыш юллары авырулары һәм грипп очраклары арткан чорда пневмония очракларының да артуы күзәтелә.

Табиблар әйтүенчә, әлеге авырулар хәзерге вакытта да дәвам итә, димәк, — пневмония дә. Нәрсә ул пневмония һәм ул кай ягы белән куркыныч? Район үзәк хастаханәсе табибы Гөлшат Кушаева шушы сорауларга җавап бирә.

— Нәрсә ул пневмония?

— Иң элек шуны әйтеп үтик: пневмония хастаханәдә барлыкка килергә яки хастаханәдән тыш та булырга мөмкин.
Хастаханәдән тыш пневмония, ягъни үпкәләр ялкынсынуы — түбән сулыш юлларының шактый киң таралган авыруларының берсе. Авыру, гадәттә, грипп һәм кискен вируслы сулыш юллары авырулары вакытында барлыкка килә. Аның белән дөньяда ел саен зурлар арасыннан һәр 100 мең кешенең меңнән артыгы авырый. Пневмониянең куркынычы шунда — ул вируслы пневмонияне, шулай ук урта отит, менингит кебек икенчел бактериаль катлаулануларны китереп чыгарырга мөмкин. Вируслы пневмония яки вируслы-бактериаль пневмония, кагыйдә буларак, авыр үтә, еш кына катлауланулар була һәм авыру үлем белән тәмамлана. Тикшерүләр күрсәткәнчә, пневмония белән авыручыларның 20 проценты стационар дәвалауга мохтаҗ, аларның 10-36 проценты — интенсив терапиягә.

Хастаханәдән тыш пневмонияне нәрсә китереп чыгара?

— Авыруны микроорганизмнар — вируслар, гөмбәчекләр, бактерияләр китереп чыгара. Алар үпкәләргә еш кына сулыш юллары — трахея һәм бронхлар аша эләгәләр. Бу очракта пневмония организм авыру тудыручы микроорганизмнарны үз вакытында юкка чыгара алмаса гына барлыкка килә. Әйтик, бактерияләр бик күп булса, иммунитет начарланса. Үпкә теләсә-кайсы яшьтә ялкынсынырга мөмкин, ләкин ул ешрак өлкәннәрдә була, бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәкләрдә. Ике яшькә кадәрле балалар да бу авыруга тиз бирешүчән. Үпкә ялкынсынуы шулай ук хроник авырулар, мәсәлән, йөрәк җиткелексезлеге, диабет яки хроник үпкә авыруы вакытында да барлыкка килә ала, ягни авыру диабет, хроник йөрәк җиткелексезлеге, хроник бавыр һәм бөер, онкологик авырулы кешеләрдә югары һәм түбән сулыш юллары авыруларын катлауландырып та җибәрергә мөмкин. Пневмониянең үсешенә туңу, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр белән мавыгу, иммун системасын хәлсезләндерә торган дарулар кабул итү дә уңай йогынты ясый.

— Үпкә ялкынсынуның билгеләре нинди?

— Бу авыру вакытында үпкә тукымалары зарарлана. Үпкәләр капчыксыман әйберләрдән, ягъни альвеолалардан тора. Сулыш алганда, сәламәт кешенең альвеоласы һава белән тула, ә пневмония вакытында — сыеклык һәм үлек белән. Нәтиҗәдә кислород һәм углекислый газ алмашы бозыла, бу исә сулыш алуны авырлаштыра. Пневмония вакытында ялкынсыну еш кына бронхларга тарала, кеше ютәлли, какырык чыга башлый. Үпкә тышчасы зарарланганлыктан, ютәлләгәндә һәм сулыш алганда күкрәктә авырту барлыкка килә. Күп кенә авыруларда тән температурасы күтәрелә, кеше калтырый, төнлә белән зур күләмдә тир бүленеп чыга башлый, хәлсезлек, тиз аручанлык барлыкка килә. Авыруның башлангыч чорында салкын тию билгеләре — тамакта авырту, томау барлыкка килергә мөмкин. Кыскасы, пневмония — җитди авыру. Үз вакытында яки дөрес дәваламаган очракта, ул катлаулануларга, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә пневмония булган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Авыруны ничек кисәтергә?

— Үпкә ялкынсынуын кисәтү өчен, сәламәтлекне ныгыту буенча гомуми чараларны, даими физик йөкләмәләрне үтәргә, баланслы тукланырга кирәк. Специфик профилактика да бар. Ул — вакцинация. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, пневмококк инфекция — вакцина белән кисәтелә торган авыруларның иң куркынычы. Ул пневмония белән авыручанлык һәм үлем-китемгә шактый йогынты ясый. Белгечләр, пневмококк инфекциянең расланган куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген иммунизация буенча барлык милли программаларга кертергә кирәк, дип саныйлар.

Бүгенге көндә Россия Федерациясендә пневмококк инфекциягә каршы вакцинация 50 яшькә җиткән кешеләргә, шулай ук куркынычлылык төркеменә кергән, шул исәптән ВИЧ-инфекциялеләргә карата терапия, кардиология, неврология, онкология, онкогематология, нефрология, пульмонология, аллергология, иммунология, эндокринология һәм трансплантология буенча клиник рекомендацияләргә һәм медицина ярдәме күрсәтү стандартларына мәҗбүри чара буларак кертелә.

Пневмококк инфекциягә каршы вакцинация пневмонияне кисәтү, авыручанлыкны, инвалидлыкка чыгуны, үлем-китемне киметү өчен ясала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, вакцинация авыруны кисәтүнең уңайлы һәм арзанлы чарасы булып тора. Бу үзебезнең һәм башка илләр белгечләренең тикшеренүләре белән расланган.

— Вакцинацияне кайчан үткәрү яхшы?

— Пневмониягә каршы иммунизация ел дәвамында үткәрелә. Гриппка каршы массакүләм вакцинация планлаштырылганда, аны пневмококк инфекциягә каршы иммунизация белән бергә үткәрү уңайлы. Моны кискен сулыш юллары авырулары һәм грипп сезоны алдыннан эшләү яхшы. Вакцинацияне, авырган очракта, кискен инфекцион авырудан соң терелеп, бер-ике атна үткәч ясатырга да мөмкин. Элегрәк кичергән пневмония вакцинация ясатуга киртә була алмый.

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев