САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туры баганага Раил менде

Быел туры баганага менәргә теләүчеләр башка елдагыдан азрак булды.

Багананың иң очына чаклы бер генә спортчы – Кумара егете, Сарманда яшәүче Сарман кияве Раил Гатауллин менеп җитә алды.
– Сарман Сабан туенда күптән катнашасым килә иде, төгәлрәк әйткәндә, дүрт ел хыялландым мондагы бәйрәмдә көчемне сынап карарга. Быел, ниһаять, теләгем чынга ашты. Җиңүемә бик шатмын, - диде ул.
Әлбәттә инде, баганага менүчеләр дә Сабантуйдан бүләксез китмәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев