САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тугры абунәчеләребез район газетасын аның «Ленинчы» исеме астында чыккан заманнарыннан алдыра

Һәрбер өлкәнең үз бәйрәме бар. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре Матбугат көнен каршы алалар.

Аны 19 майда билгеләп үтү турындагы карар 1998 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә. Әлеге дата юкка гына Татарстан матбугаты көненең туган көне дип саналмый инде. 1905 елда, нәкъ шул көнне, Санкт-Петербург шәһәрендә татар телендә беренче газетаның тәүге саны дөнья күрә. Ул «Нур» дип атала.
Шактый гына вакыттан соң – 1930 елда Татарстанның Көнчыгышында Сарман районы барлыкка килә. Бер елдан соң анда район газетасы да чыга башлый. Төрле елларда «Комбайн», «Кыр стахановчысы», «Югары уңыш өчен», «Ленинчы» исемнәрен йөрткән вакытлы матбугат бүгенге көндә район исеме астында чыга.
«Сарман» – республикада танылган басма. «Иң яхшы район газетасы» буларак, ике тапкыр республикада «Бәллүр каләм»гә ия, аерым номинацияләрдә махсус призларга лаек булган, бик күп төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган газета белән район халкы да горурлана ала. Дөрес, соңгы елларда, төрле сәбәпләр аркасында, бәлки, Интернет җиле дә кагыладыр, аңа язылу белән бәйле кыенлыклар килеп чыккалый. Шулай да безне тугры абунәчеләребез булуы сөендерә. Без аларның кайберләре белән сөйләшеп тә алдык.
Гөлнара Гарифуллина, Җәлил поселогы:
– Район газетасын 1998 елдан бирле алдырам. «Сарман»нан районда, республикада башкарылган барлык эшләрне белеп торам. Газета һәр тармакның эшчәнлеген яктырта. Кыр эшләре барышын күзәтеп барам, анда катнашкан егетләр өчен сөенәм. Районыбызда үсеп килүче балаларның һәр өлкәдә казанышлары булуы да горурлык хисләре тудыра. «Сарман» газетасы битләрендәге һәрбер сәхифәне дә мөһим, дип саныйм.
Руслан Гыйльфанов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы:
– Безнең гаиләдә «Сарман» газетасына мин дөньяны аңлый башлаганнан бирле язылалар. Иң элек бабам, әнием язылсалар, хәзер инде үзем дә район матбугатын алдырам. Билгеле булганча, район газетасы – район тормышы турында мәгълүмат чыганагы. Анда кызыклы яңалыклар, файдалы мәгълүмат, белдерүләр, гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында язмалар табарга була. Минем өчен район газетасы – халык белән хакимият арасындагы күпер. Ул проблемаларны чишәргә ярдәм итә һәм кешеләрнең тормышын яхшырта. «Сарман»да чыккан бөтен язмалар да зур әһәмияткә ия. Үзең яшәгән җирлек яңалыкларын, казанышларын, уңышларын белеп тору бик мөһим.
Гөлфия Шакирова, Сарман авылы, мәгариф ветераны:
– Район газетасын ул «Ленинчы» дип аталганнан бирле алдырабыз. Ул вакыт эчендә газетаның эчтәлеге дә, бизәлеше дә үзгәрде, андагы мәгълүмат тагын да күбәйде. «Сарман» минем өчен район яңалыклары, үрнәк гаиләләр, озак яшәү серләре, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр һәм башкалар белән танышу мөмкинлеге бирүе белән әһәмиятле.
Үзем районда гомер буе бер өлкәдә хезмәт куйдым. Педагог буларак та, һәр кеше заман белән бергә атларга тиеш, дип саныйм. Туган ягымда күпләрне беләм, шуңа күрә миңа алар турындагы яңалыкларны уку бик тә кызыклы.
Бәлки, кайбер кешеләрдә: «Газета бастыручылар үзләренең иҗат җимешен укыйлармы икән?» – дигән сорау туадыр. Әлбәттә, укыйбыз. «Сарман»ны гына түгел, башка район, республика, ил күләмендәге газеталарны да күз уңаеннан ычкындырмыйбыз. Даими рәвештә камилләшү өстендә эшлибез, яңа алымнар эзлибез, яңадан-яңа сәхифәләр булдырабыз, абунәчеләребезнең теләкләренә колак салабыз. Алга таба да бергә булыйк, хөрмәтле дуслар!
Сүз уңаеннан искәртеп китәм: «Сарман»га язылып, бүләк отарга, хәтта 100 меңгә ия булырга мөмкин. Форсаттан файдаланып калыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев