Туачак балага киемне алдан алып куярга ярыймы?
Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята.
“Иртән күргән төш онытылмасын өчен тәрәзәгә карарга ярамый”дан башлап, “кичкә акча бирергә, идән юарга рөхсәт ителми” дигәненә кадәр көн дәвамында шул хорафатлар белән яшибез... Без белгән ырымнарны исәплим дисәң, аның чутына да чыгармын димә. Ни өчен адәм баласы шуларга ышана, аларга таянып, көнен планлаштыра? Ислам динендә моңа караш нинди? «Мәрҗани» мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов белән без шул хакта сөйләштек. – Хәзрәт, ырым-шырымнар каян килеп чыккан һәм алар Пәйгамбәребез (с.г.с.) заманында булганмы? – Ырым-шырым, төрле хорафатлар мәҗүсилектән килеп чыккан. Алар Пәйгамбәр вакытында да булган, әлбәттә. Мөхәммәд улы Ибраһим үлгән көнне кояш тотылу була. Моны күргән кешеләр, Ибраһим үлгәнгә күрә кояш тотылды, ди. Рәсүлебез моны ишетә дә: “Кояш һәм ай тотылу үлем һәм туу белән бәйле була алмый”, – ди. Кояш тотылганны күрүчеләргә исә дога кылырга куша. Әлеге хәдистән аңлашылганча, хорафатларга ышанырга ярамый, күпләр уйлаганча, юлны бүлгән кара мәче яки буш чиләк сезнең сәфәрегезнең уңышлы булуына киртә куя алмый. Без фәкать Коръән юлы белән гамәл-гыйбадәт кылырга тиешбез. Ырым-шырымга ышану ислам динендә зур гөнаһ. – Йолдызнамәләргә ышану да тыеламы? – Бик күп газета-журналларда йолдызнамә бастырыла. Халык исә шуларны егылып китеп укый. Кайберәүләре хәтта газетаның шул санын көтеп тә ала. Социаль челтәрләрдә нумерологлар, астрологларның, «тормыш картасын» төзим, дигән игъланнары да чагыла. Күпләр моңа алдана да, алар хәтта шулар әйткәннәргә нигезләнеп яши дә башлый. Диндә астрология белән шөгыльләнүнең гөнаһы күрәзәлек кебек һәм ул катгый тыела. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, кем багучы янына килеп, нәрсә булса да сораса, аның намазы кырык көн кабул булмас, диелә. Шул рәвешле кеше диннән дә ерагаерга мөмкин. Моны Аллаһка ширек кылу дип тә атарга була, ягъни тиңдәшлек кылу, Аллаһны башка ялган, уйлап чыгарылган әйберләр белән бер дәрәҗәгә кую. Пәйгамбәребезнең: “Кем сихерче һәм багучыга барып аларга ышана, шул имансызлык белдерә, кем йолдызлар ярдәмендә күрәзәлек белән шөгыльләнә, бу кеше сихер юлы белән белем алган була”, – дигән сүзләре бар. “Маидә” сүрәсенең 90нчы аятендә дә: «Ий мөэминнәр! Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану-багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз!» – диелә. Ни өчен шайтан гамәлләре, чөнки багучылар шайтанның ялчылары. Аларга үзләренә мөрәҗәгать иткән кеше турында мәгълүматны шайтан бирә. Шайтаннар зур тизлек белән хәрәкәт итә һәм күп мәгълүматка ия. Алар үзләреннән дә өстәп сөйләп, кешене бутарга мөмкиннәр. Күрәзәчеләргә дә йөрергә, йолдызнамәләр дә укырга кирәкми, барысын да Аллаһка тапшырыгыз һәм Аңа таяныгыз. Беребез дә аның тәкъдиреннән уза алмый. Нинди генә проблема, борчу-мәшәкать чыкса да, Раббыбыздан сорыйк, дога кылыйк. Ул ярдәм күрсәтүче дә, гөнаһларны гафу итүче дә. – Халык арасында бер кешенең җаны икенче кешегә күчә дигән ышану да бар. – Бу наданлык белән әйтелгән сүз. Шәригать буенча ул мөмкин әйбер түгел. Алай уйлау да рөхсәт ителми. Һәр кешегә җанны Аллаһ бүләк итә. Әби үлеп китте дә улым туды дип әйткәннәрен үземнең дә ишеткәнем бар. Җан кешегә дүрт ай да ун көннән керә. Әбиең ул вакытта әле яши торган булып чыга түгелме соң? – Туачак балага киемне алдан алып куярга ярамый, дип тә сөйлиләр. – Бу элекке заманнан килеп чыккан ышанудыр. Әби-бабайларыбыз чорында мөмкинлекләр чикле булган. Күп балалар туганда ук үлеп киткән. Авырга килмәсен, алган әйбер баланы искә төшереп тормасын дип уйлап чыгарылган булгандыр. Моңа ышанырга кирәкми. Кешенең алдан алып кую теләге бар икән, курыкмыйча алсын. Моңа диндә бернинди каршылык та юк. – Иң киң таралган хорафат – кәбисә елында өйләнешү. Сезгә дә андый сораулар белән еш киләләрдер инде? – Гаилә коруга бу киртә була алмый. Мәчеткә килеп, сездәге бер хәзрәт никах укыткан иде, догасы дөрес укылмаган бугай, этле-мәчеле кебек яшибез дип әйтүчеләр бар. Имам сөйләгән вәгазьне тыңлап, шуңа таянып, сабыр булып, бер-берләрен санлап яшиси урында башка гаепле кешене эзләп йөриләр. Кәбисә елы белән дә шул ук хәл. Өйләнергә теләгең бар икән, никахыңны сузма, өйлән. Бу диндә хуплана гына. – Ике гает арасында өйләнешергә ярамый дигәне каян килеп чыккан сүз? – Бу сорауны яшьләр дә, әти-әниләре дә бирә. Ике гает арасында никахлашу тыела икән, димәк, беркайчан да ярамый булып чыга. Башта ураза гаете, аннары корбан гаете. Шуннан тагын ураза гаете килеп җитә, алар чиратлашып бара. Без шул ике гает арасында яшибез булып чыга түгелме соң?! Бу, мөгаен, гает намазы вакытында никах укырга ярамаудан килеп чыккандыр. Мәчеттә гает намазы укыганда намазга бармыйча никах укыту дөрес түгел. Никах шәригатьтә иң яраткан гамәлләрнең берсе. Пәйгамбәр: “Никахлашыгыз, кыямәт көнендә мин үземнең өммәтемнең күплеге белән горурланырмын”, – ди. – Аятьләр язылган медальоннар, бөтиләр тагып йөрүчеләргә ни дисез? – Студент вакытта авылга автобуста кайтырга туры килде. Автобусның алдагы тәрәзәсенә “Аятел-көрси” ябыштырып куелган. Шунда ук бер-ике икона да тора. Автобус йөртүчедән, үзегез кайсы динне тотасыз соң, дим. Берсе ярдәм итмәсә, икенчесе булышыр дип куйдым, ди. Алда әйткәнемчә, Аллаһка ширек кылу була бу. Шуны да кисәтәсем килә: муенга тагылган бөти, Коръән аятьләре язылган брелоклар сумкада булып, алар белән бәдрәфкә керү рөхсәт ителми. Аларны такмау һәм йөртмәү хәерлерәк.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев