Әти капиталы һәм һәр балага 2,5 мең сум пособие
Иҗтимагый палатаның демография, гаиләләрне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко күп балалы гаиләләргә ярдәм чарасының бер төре буларак федераль дәрәҗәдә ата капиталы кертү тәкъдиме белән вице-премьер Татьяна Голиковага хат юллаган.
«Россия президентының Россия Хөкүмәтенә еллык юлламасы нәтиҗәләре буенча, 2021 елның 1 июленә кадәр Россиядәге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру өчен тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде. Әлеге йөкләмәне тормышка ашыру максатыннан, „Күп балалы ил“ дигән яңа федераль проект әзерләргә һәм аны „Демография“ илкүләм проектына кертергә тәкъдим итәбез. Әлеге инициатива Россия Иҗтимагый палатасының „Демография 2024“ махсус докладында тәкъдим ителде», — диелә хатта. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, палата әгъзалары өченче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бирелә торган ана капиталын куллану юнәлешләрен киңәйтергә, шулай ук күп балалы гаиләләрдә кече бала балигъ булганчы, һәр балага ай саен 2,5 мең сум пособие түләүне кертергә тәкъдим итте, дип яза Татар-информ.
ЧЫГАНАК: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/ti-kapitaly-m-r-balaga-25-me-sum-posobie
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев