САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Таныш булыгыз: яңа җитәкче

Миңнеголов Наил Нәҗип улы Сарман муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп билгеләнде.

Ул 1978 елның 10 августында Сарман районы Шәрләрәмә авылында туган. Югары белемле, 2000 елда И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетын тәмамлый. 2021, 2024 елларда Казан федераль университетында белемен күтәрә. 1 класслы гамәлдәге муниципаль киңәшче.

Хезмәт юлын 1995 елда районның «Сельхозтехника» берләшмәсендә башлый. Хәрби хезмәт үтеп кайткач, 2002 елның 11 январенда Кулланучылар җәмгыятенә юрисконсульт булып эшкә урнаша. Аннан төрле елларда «Җәлилнефть» идарәсендә, сак оешмасында, Сарман һөнәр училищесында, спирт заводында хезмәт куя. 2012 елның 21 маеннан район Советының оештыру эшләре бүлегендә баш белгеч вазифаларын башкара. Биш айдан Наил Миңнеголовны район башлыгы ярдәмчесе итеп билгелиләр. 2017 елның 6 мартыннан районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары була.

Гаиләле. Тормыш иптәше Ләйсән белән бер ул, ике кыз тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев