САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шыгай китапханәчесе чыршы уенчыкларын үзе ясый

-

Шыгай авылында яшәүче Гүзәл Галиеваны hәрьяктан мактарлык.

«Кечкенә дә төш кенә», — диләр аның кебекләр хакында. Ул авылда берничә вазыйфаны башкара. Китапханәче, почтальон, территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе урынбасары. Гомумән, авылда бик кирәкле hәм авторитетлы ханым. Авыл киленен бик яраталар hәм хөрмәт итәләр. Матур бакчасы да башкаларга үрнәк аның. Яңа ел чыршысын да үзе бәйләгән уенчыклар белән бизәгән ул.

— Хезмәттәшләре арасында да тырышлыгы белән абруй казанды. Эшен җиренә җиткереп башкара. Оста куллы китапханәче, — дип мактады җитәкчеләре Лилия Афзалетдинова да.

Гүзәл Радик кызы белән без дә хезмәттәшлек итәбез, авылдашларына «Сарман» газетасын вакытында илтеп җиткерүдә аның роле зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев