САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Швециядә Коръәнне яндырырга рөхсәт бирелгән

Швеция полициясе илнең башкаласы Стокгольм шәһәрендәге мәчет янында узарга тиешле протест акциясендә Коръән яндырырга ярый, дигән. Бу рөхсәт Корбан бәйрәм көнне бирелде.

Коръәнне чыгышы белән Гыйрактан булган Салван Момика яндырган. Видеолардан күренгәнчә, аңа комачауларга теләгән сакаллы бер ирне полиция кулга ала. «Телеграм» каналларда бу кеше Коръәнгә дуңгыз салосы куйган һәм аннары яндырган, диелә. 

Швеция премьер-министры Ульф Яльмар Кристерссон полициянең бу карарын «законлы, ләкин кирәкле түгел» дип бәяләгән. Хөкүмәт җитәкчесе бу карарның илнең НАТОга керүенә ничек тәэсир итәчәге хакында сүз алып барырга теләмәвен әйткән.

2023 ел башында экстремистик «Кырыс курс» партиясе лидеры Расмус Палудан Төркия дипломатик миссиясе каршында Коръәнне яндыргач, зур гауга чыкты. Төркия Швециянең НАТОга керүенә киртә куячагын әйтте.

Полиция Коръән яндыруга бәйле протест акцияләренә рөхсәт бирмәгәч, Стокгольм суды бу рөхсәт бирмәүне законсыз дип тапты.

Коръәнне яндыруда хокук саклау органнары бернинди гайре табигый хәл күрми. 

Сәясәтчеләр фикеренчә, Коръәнне яндыру илнең НАТОга керүенә чик куеп кына калмаячак, зур гаугаларга да китерергә мөмкин.

Ни өчен Швеция мондый адымнарга бара? Сәясәтчеләр фикеренчә, Швеция үзен кеше фикерен әйтергә мөмкин ил дип күрсәтә, икенчедән, илнең законнарында «кешенең дини хисләреннән көлү» дигән законнар юк. Законнар булмау сәбәпле, тыю да була алмый.

ЧЫГАНАК:https://intertat.tatar/news/sveciyada-koranne-yandyryrga-roxsat-birelgan-5860019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев