САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш еллары җырлары хәтер җыры булып яңгырады

Бөек Җиңү бәйрәме – ул хәтер көне дә. Һәм бу көн аерым бер тантанага ия.

Илебез азатлагы өчен башларын салганнарның каһарманлыгы, тылда калган әби-апаларыбызның хезмәт фидакарьлеге, әфган, Чечня сугышларында илебез сагында торган, махсус операциядә ватаныбыз иминлеге өчен өлеш кертүче егетләребезнең батырлыгы күңелләрдән горурлык хисе булып ургый.
Бүген Бөек Җиңү көне истәлегенә район үзәгендә үткәрелгән зур тантана сугыш еллары җырлары белән башланып китте. “Зәңгәр яулык”, “Торналар”, “Катюша” һәм башка җырлар еракта калган данлы еллар хатирәсен искә төшерде. Сугыш елларын чагылдырган биюләр башкарылды, күренешләр сәхнәләштерелде, шигырьләр сөйләнде.
Бәйрәмдә катнашучыларны Бөек Җиңү белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде. Ветераннарга чәчәкләр тапшырылды. Ә аяз күккә, тынычлык теләп, якты төстәге шарлар очырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев