Солдат боткасы ветераннарны яшьлекләренә алып кайтты
Ә парк мәйданында “Солдат боткасы” пеште.
Бәйрәм көнендә аның тәмен татып карарга теләүчеләр күп булды. Кемнәрдер – кызыксынып, кемнәрдер – чыннан да, ачыгып. Ә Чечня сугышы ветераны Илнур Зәйнәгытдинов өчен ул утлы яшьлеген искә төшерү булды.
– Чыннан да, Бөек Җиңү бәйрәме минем өчен аеруча истәлекле. Бу көнне мин Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен кан койган бабамнарны гына түгел, Чечняда бергә хезмәт иткән дусларымны да искә алам, – ди ул.
Бәйрәмгә ул тормыш иптәше Гөлгенә ханым һәм улы Илһам белән чыккан.
Махсус операциядән ялга кайткан Шыгай егете Ленар Әхмәдиев һәм Петровский Завод авылыннан Инзар Габидуллин да бүгенге бәйрәмдә катнаштылар.
– Бөек Җиңү бәйрәмен туган җирдә, якыннарыбыз белән бергә бәйрәм итү – безнең өчен зур шатлык, – диләр алар.
Ә Бөек Ватан сугышында Ленарның – Таҗи бабасы, Ә Инзарның – Әхмәтзәки бабасы катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев