САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманның Үзәк ял паркындагы яңа таучыгын халык яратты

Юлбарыс елы алдыннан район Үзәк ял паркына яңа таучык урнаштырдылар.

Әйе-әйе, урнаштырдылар, чөнки ул агачтан ясалган. «Аннан ничек шуып булсын инде?», дисезме?
Әлеге таучыктан шуу, киресенчә, бик уңайлы. Иң мөһиме – боздан ясалган тау белән чагыштырганда, агачныкы күпкә куркынычсызрак, чөнки шуып төшкән вакытта аннан «чыгып очу» мөмкин түгел, кечкенә генә бортлар моңа комачаулыйлар. Тик, шулай да, бу куркынычсызлык кагыйдәләре турында бөтенләй онытырга була дигән сүз түгел. Аларны төгәл үтәсәгез, бәйрәм кәефен бернәрсә дә боза алмаячак. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев