САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманнан Гайнановларны Интернет таныштырган

Сарман авылында гомер итүче Чулпан белән Ринат Гайнановлар да – икесе дә укытучы һөнәрен сайлаганнар.

Яшьләрне Интернет таныштырган. 
– Ринат социаль челтәрдә беренче булып язды. Миннән җавап булмагач, икенче көнне, шулай ук Интернет аша, хәлләремне белеште. Шулай итеп танышып киттек, – ди Чулпан. 
2011 елда танышсалар, бер елдан инде Гайнановлар гаиләсе барлыкка килә. Быел алар ефәк туйларын билгеләп үткәннәр. Гаилә корганда, Чулпан ике ел Александровка авылы мәктәбендә инглиз теле укыткан була. Ринат әле ул вакытта тормышын укытучылык белән бәйләми. 
– Мөгаен, әлеге һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Гөлфия апа Фазлыева этәргеч биргәндер. Мәктәптә вакытта ук укырга яраттым. «Ничек Гөлфия апа бөтен сорауга да җавапны белә икән?» – дип, һәрвакыт аптырый идем. 
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, кайсы уку йортын сайлау бурычы торды. Олы апам Раушания Минзәлә шәһәрендә яши иде. «Миңа да терәк булыр», – диде. Кече апам Розалия белән, Минзәлә педагогия көллиятенә барып, документларны тапшырып кайттык. Өченче курста практика үттем, беренче дәресемне бирдем. Бу дәрес минем укытучы булып эшләячәгемдә бер шик тә калдырмады, – диде Чулпан. 
Гайнановлар гаиләсендә тагын да күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 4 октябрь санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев