Сарманлылар Ипи көнен билгеләп үтәләр, яки Гөлүсә апа ипие
.
“Гөлүсә апа пешергән ипинең тәме тел очында әле дә саклана”, - диләр Яңа Әхмәттә яшәүче Гөлүсә Ризатдинова апа пешергән ипине ашап караучылар.
Бүген сарманлылар Өйдә пешкән ипи көнен билгеләп үтәләр. Дөрес, теләсә-кайсы илдә ипигә карата аерым хөрмәт күрсәтелә, әмма өй ипие аеруча вәземләп, кадер-хөрмәт белән пешерелә.
Өйдә пешкән ипи көне – әле “яшь” бәйрәм. Аңа 2006 елда Халыкара пекарьләр һәм пекарьләр-кондитерлар берлеге тәкъдиме белән нигез салына. Ә датасы түбәндәгегә карап сайлана: 1945 елның 16 октябрендә БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы булдырыла. Бу вакыйга уңаеннан тагын бер бәйрәмгә – Бөтендөнья азык-төлек көненә нигез салына.
Райондашларыбыз арасында да ипине өйдә пешерүчеләр шактый. Яңа Әхмәт авылында яшәүче Гөлүсә апа Ризатдинова – ипи пешерү осталарының берсе.
- Гөлүсә апа пешергән ипинең тәме әле дә тел очымда саклана, - диючеләр шактый.
Сезгә Гөлүсә апаның колмак ипие рецептын тәкъдим итәбез.
- Башта колмактан ачыткы ясыйм. Моның өчен 1 литр суга 2 уч колмак алам, кайнатып чыгарам, суытып сөзәм. Бераз ачы камыр, тәменчә шикәр комы, он өстәп, камыр басам. Камыр бик куе да, бик сыек та булмаска тиеш. Аны җылы урынга кабартырга куям. Кабарып менгәч, суыткычка куям. Ипине шушы ачыткы белән пешерәм. Чама белән ачыткы алам, 1,5 литр су, тәменчә тоз, шикәр комы, 1-2 аш калагы сыек май, он кушып, ипи басам. Кайчак бер йомырка да кушам. Ипине озак – камыр кулга ябышмый башлаганчы басам. Аннан ачытырга куям. Кабарып менгәч, формаларга салам. Анда да кабаргач, мичкә пешерергә тыгам. Бер сәгатьтә пешеп чыга, - ди Гөлүсә апа.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев