САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар арасында мошенниклардан зур суммага алданучылар бар

Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә әлеге киңлекләрдә мошенниклыкның кимендә киң таралган 25 төрле төре бар.

Тормышыбыз алга барган саен, яңа технологияләр дә уйлап табыла. Ләкин алар белән бергә мошенниклар да үсә, үзгәрә бара. Белгечләр банк счетларыннан акча урлауга каршы яңа системаны эшләп кенә бетерәләр, мошенниклар шунда ук аны әйләнеп узу юлларын эзли башлыйлар. Кызганычка каршы, безнең райондашларыбыз арасында да аларның корбаннары җитәрлек. Кырыкалдарлардан ничек сакланырга һәм ничек алданмаска? Без Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге тикшерүчесе Фәрит Алиуллин белән шушы сорауларга ачыклык кертергә тырыштык, аның белән райондашларыбызның мошенниклар тарафыннан берничә алдану очрагына тукталдык.

 

Мошенникларга нәрсә кирәк?

Беренче карашка мошенниклык үз эченә бернинди куркыныч тудырмый торган гадәти гамәлләрне ала кебек. Алар Интернеттан файдаланучыларга сылтама аша керергә, кушымта кертеп, аны эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәләр, шулай ук алардан смс-кодны хәбәр итүләрен сорыйлар. Кредит алдырталар һәм, акчаларыгыз сезгә кире әйләнеп кайтачак, дип, вәгъдәләр бирәләр.

- Әлбәттә, Интернет-мошенниклык мошенниклар тарафыннан акча урлау, үзләштерү максатыннан кылына. Кайчак алар кешенең счетындагы акчаны урлап кына калмыйлар, кешедән кредит алдыру кебек гамәлләргә дә барып җитәләр. Моның өчен алар кешенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, банк картасы яки счеты реквизитлары, банк кушымтасының учет язмалары пароле кебек мәгълүматларны кулга төшерергә тырышалар. Боларны алгач, явыз ниятле бәндә акчаларны үзе контрольлек итә торган счетларга, электрон кошелекларга күчерә. Җиңел акча артыннан кууда ул башка гражданнар, әйтик, үз корбанының танышлары, туганнары белән элемтәгә керү өчен, аның аккаунтыннан да файдалана. Телефонына акча салуларын яки акча биреп торуларын сорый. Явыз ниятләрен тормышка ашыру өчен, файдалы сервисларны куллана. Мәсәлән, дәүләт порталлары копиясен булдыра, алар аша компенсация, пенсиягә өстәмә яки башкаларны тәкъдим итә. Интернет-кибетләрнең “двойник”ларын да ясый, ди Фәрит Фоат улы.

 

Өстәмә акча кирәк түгелме?

Хокук сакчыларының әйтүенчә, бүгенге көндә инвестицияләр белән бәйле мошенниклык – аның киң таралган төрләреннән берсе. Районда яшәүче Талия (ред.: мошенниклар һәм аларның корбаннарының исемнәре үзгәртеп бирелә) матур җәй көннәренең берсендә Интернет челтәрендә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге, төгәлрәк әйткәндә, инвестицияләр кертү турындагы белдерүне күрә.

 – Бу мине кызыксындырды, мин анкета тутырдым, заявка калдырдым. Күпмедер вакыттан соң миңа чит номердан таныш булмаган хатын-кыз шалтыратты, үзен банкның инвестицияләр белән эшли торган белгече дип таныштырды. Соңыннан ул мине өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында күбрәк мәгълүмат бирергә тиешле ир-ат, ягъни “инвестицияләр буенча куратор” белән тоташтырды. Ун минут тирәсе сөйләшкәннән соң, ул миңа аерым социаль челтәргә күчәргә тәкъдим итте. Аның күрсәтмәсе буенча, терминал рәсмиләштерү өчен, үземнең телефонга кушымта керттем, чөнки “куратор” миңа үзем клиент булып торган банкларның кушымталарына кермәскә кушты. Аннан соң рәсмиләштергән терминалда теркәлдем, монда мин, янәсе, төрле оешмалар үткәрә торган акцияләр өчен акча кертергә тиеш идем. 10 000 сум акчаны мин үземнең банк счетыннан “куратор” күрсәткән телефонга бәйләнгән счетка күчердем. Моның өчен миңа акча күчте. Август башында “куратор” мин эшләгән 2000 сум акчаны минем банк счетына чыгарырга тәкъдим итте. Операция уңышлы үтте. Берничә көннән миңа таныш булмаган ир-ат шалтыратты, акчаны чыгару өчен, ышанычлы кеше кирәклеген, мондый кеше булмаганда, минем бөтен акчаны конфискацияләячәкләрен әйтте. Мин иремне минем ышанычлы зат булырга күндердем.  Моны раслау өчен, “иминлек хезмәткәре” әйтүенчә, ирем минем счетка эре сумма күчерергә тиеш иде, дип күрсәтмә бирә ул соңыннан тикшерүчегә.

Кыскасы, ире Талия счетына бер миллион сумга якын акчаны күчерә, хатын бу хакта “иминлек хезмәткәре”нә хәбәр җибәрә. Анысы, акчаны чыгару өчен, бу сумма гына җитми, ди. Талия, банк үзенә кредит бирмәгәнлектән, иреннән кредит алуын үтенә, бер миллион сумга якын кредит акчасы ир счетына күчә. Ханым, “иминлек хезмәткәре” таләбе буенча, бу акчаны үз счетына күчерә һәм “хезмәткәр”гә бу хакта хәбәр җибәрә. Соңыннан бу “хезмәткәр”, тагы да ныграк ышандырыр өчен, дип, Талия һәм аның иреннән 500 000 сум күләмендә автокредит алдыра. Акча ирнең банк счетына күчкәч, ханым аны шулай ук үз счетына күчерә һәм бу турыдагы хәбәрне тагын “иминлек хезмәткәре”нә җибәрә. Ә икенче көнне ул счетындагы акчаның юкка чыгуын күрә. Банкның иминлек хезмәтенә шалтыраткач, аңа, чыннан да, 834 500, 990 000 һәм 500 000 сум акчаны күчерү буенча операцияләр башкарылганлыгын, ләкин бу акчаларның икенче кеше счетына күчерелгәнлеген әйтәләр. Шулай итеп, гаиләгә 2 234 500 сумлык зыян килә.

 

“Синең битеңне ватканнар”

Мәҗит абыйга ватсап аша таныш булмаган ир шалтырата һәм үзен “Николай” дип таныштыра. Ул Мәҗит абыйга аның дәүләт хезмәтләре порталындагы битен ватканнарын, паспорт, СНИЛС, ИНН мәгълүматларын күчереп алганнарын, бу хакта тикшерү комитетына хәбәр итәчәген әйтә. Ун минуттан аңа икенче ир-ат шалтырата, үзен тикшерү комитеты капитаны дип таныштыра, “тикшерү” бетмичә, беркем белән дә контактка кермәскә куша. Соңыннан “Николай”, шалтыратып, банкка барырга, үз исеменә 200 000 сум кредит алырга заявка бирелгәнме-юкмы икәнлеген белешергә, моннан мошенниклар файдаланмасын өчен, каршы гамәл кылырга – үз исеменә 200 000 сум кредит алырга кирәклеген әйтә. Мәҗит абый “Николай” кушуы буенча кредит рәсмиләштерә, яңа телефон сатып ала, аңа кушымта аша банк картасы номерын кертә. Банкоматка барып, телефон сатып алудан калган 165 000 сум акчаны күчерә. Соңыннан “Николай” акча күчергәндә керткән банк картасы номерын бетерергә, кабат кредит алырга куша. Шуннан соң гына Мәҗит абый улы белән сөйләшә, үзенең алданганлыгын аңлый.

 

“Телефон номерыңның срогы чыккан”

Ә менә Вәсилә ханымга: “Телефон номерыңның срогы чыкан”, – дип шалтыраталар. Шалтыратучы үзен МТС операторы дип таныштыра. “Номерның срогын озынайту” өчен, “оператор” аңа телефонына дәүләт порталы аша килгән килгән смс-кодны хәбәр итәргә куша. Вәсилә ханым шулай эшли дә. Соңыннан ул шикләнә кала һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы битенә кермәкче була, ләкин ул аның юкка чыкканлыгын күрә.  Аннан соң ул күпфункцияле үзәккә йөгерә һәм анда аның битен яңадан торгызалар. Алга таба аңа төрле чит номерлардан шалтырата башлыйлар, ләкин Вәсилә ханым телефонын алмый.

 

Фрилансер булып эшлисең килмиме?

Эшсез калган яшь кенә ханым Резедәгә дә чит номердан шалтыраталар һәм: “Сезнең хактагы мәгълүматны мәшгульлек үзәгеннән алдык”, – диләр, “онлайн эшли торган дистанцион эш” тәкъдим итәләр, телефонына кушымта урнаштыруын сорыйлар. Берникадәр вакыттан соң “собеседование” үткәрергә шалтыраталар, кушымтада теркәлгән логинны сорыйлар, соңыннан ир-ат шалтыратып – ул үзен Дмитрий” дип таныштыра – эш принципларын аңлата, бу эшне икенче бер фирма тәкъдим итүен әйтә, ул”фирма”ның банк оешмалары кушымтасы аша эшләвен хәбәр итә. Соңыннан Дмитрий Резедәдән нинди банк кушымтасыннан файдалануын сорый. Ханым җавап бирә. Дмитрий мисал өчен мобиль кушымтага керүен, “Эшчәнлек сферасы” кнопкасына басуын һәм үзе теләгән эшне сайлавын, соңыннан аннан чыгуын сорый. Түләү үтмәячәк, дип ышандырып, банкның кредит картасыннан ханымның үз абонент номерына 10 000 сум акча күчерүен үтенә. “Моның ни өчен кирәклеген үзем дә аңламадым”, – ди соңыннан Резедә ханым. Ләкин акча күчә. Дмитрий, болай эшләргә кирәк түгел иде, дип, кредит картасыннан акчаны тизрәк кире абонент номерына күчерергә куша. Соңыннан абонент номерыннан акча күчү турында раслау килә һәм “оператор”, акчаны кире кайтару өчен,  “подтверждение”гә басарга куша. Беренче саннары үзенең кредит картасы саннары белән туры килгәнлектән, Резедә ханым шикләнми – “подтверждение” сүзенә баса. Соңыннан ул акча күчкән банк картасының үзенеке түгел икәнлеген аңлап ала. Дмитрий, акчаны кайтару өчен, үзе җибәргән сылтамага керергә кирәклеген әйтә. Резедә ханым мошенниклар белән эш иткәнлеген аңлап ала һәм элемтәне өзә.

 

“Номерың башка кешегә рәсмиләштерелгән”

Пенсионер Илгиз абыйның да ватсап номерына шалтыраталар һәм номерының ике ел элек инде башка кешегә рәсмиләштерелгәнлеген әйтәләр. Номеры белән инде өч ел файдаланганлыктан, ул бу хәбәргә бик гаҗәпләнә. Шалтыратучы аннан, номерны яңадан сезнең исемгә рәсмиләштерәбез, дип, паспорт мәгълүматларын сорый. Илгиз абый әйтеп бирә. Берничә көннән аңа хатын-кыз шалтырата, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул: “Сезнең исемгә кредит алмакчы булганнар, заявка бирмәгән идегезме?” – дип сорый. Икенче көнне аңа үзен Алексей дип таныштыручы ир-ат шалтыратып, мошенниклар Илгиз абый исеменә кредит алмасыннар өчен, төрле банклардан акча алырга кирәклеген әйтә. Кредитны ремонт өчен алам, дип әйтергә куша. Илгиз абый 20 000 сум кредит ала. Соңыннан аннан микрофинанс оешмаларыннан 7000, ике тапкыр 15 000, ике тапкыр 10 000 сум алдырталар. Берникадәр вакыттан соң, икенче ир-ат шалтыратып, үзен тикшерү комитеты хезмәткәре дип таныштыра, җинаять эше кузгатылганлыгын, Алексей кушканнарны төгәл эшләргә кирәклеген әйтә. Илгиз абый Алексейга шалтырата, кулында 77 000 сум акча барлыгын хәбәр итә. Тегесе исә акчаны үзе күрсәткән счетка күчерергә куша. Икенче көнне Илгиз абый үзенең алданганлыгын аңлый.

 

“Сез үзегез дә – гаепләнүче”

Ә менә Розалия ханымның алдану тарихы турында ишеткәч, үзебезнең йөрәкләр дә ачытып куйды.

Аның ватсап номерына таныш кешесенең ватсабыннан ФСБ хезмәткәре шалтыратачагы турында смс килә. Икенче көнне ир-ат шалтырата һәм үзен ФСБ офицеры дип таныштыра, ханымның банк эчендәге счетыннан файдаланып, таныш булмаган кешеләрнең акчалар күчергәннәрен һәм моның терроризм белән бәйле булуын әйтә. Розалия ханымны куркытып куярга да онытмый – “Терроризм белән бәйле булганлыктан, сез үзегез дә гаепләнүче статусында”, – ди. Аннан мәгълүматны таратмавы турында подписка ала, күчермәсен смс килгән танышының ватсабы аша җибәрүен үтенә. Икенче көнне үзен банк хезмәткәре дип таныштыручы ханым шалтырата, намуссыз банк хезмәткәрләренең Розалия ханым счеты аша кредит рәсмиләштергәннәрен һәм аңа  да моңа каршы гамәл кылырга – кредит алырга, счетларына куркыныч янамасын өчен, программа урнаштырырга кирәклеген әйтә. Ханымда бернинди шик тумый, нәкъ алар кушканча эшли дә. Алга таба аңа “ФСБ тикшерүчесе” шалтырата,  ул да Розалия ханым счеты аша күчерелгән акчаларның терроризм өчен кулланылганлыгын, шунлыктан Розалиянең үзенең дә гаепләнүче булуын искәртә. Аннан соң “банк хезмәткәре” аның ФСБ күзәтүе астында булуын, бер миллион сум кредит алырга кирәклеген хәбәр итә, бу акчаның кире үзенә әйләнеп кайтачагын ышандыра. Кредитны алганда, Розалия аны, “банк хезмәткәре” кушуы буенча, ремонт өчен кирәк, дип аңлатырга тиеш була. Акчаны ул “ФСБ хезмәткәре” күрсәткән кушымтаны урнаштырып, ул күрсәткән счетка ул әйткән кибеттәге банкомат аша күчерә. Соңыннан аңа “ФСБ хезмәткәре”ннән кредитның капланганлыгы турында смс килә. Ике көннән аңа тагын “ФСБ хезмәткәре” шалтырата һәм банк счетыннан да террористлар файдаланганлыгын, счетка куркыныч янамасын өчен, каршы апелляцион заявка бирергә һәм 700 000 сум кредит алырга кирәклеген әйтә. Бу юлы ханымга кредитны 300 000 сум гына бирәләр. Ул бу акчаны да “ФСБ хезмәткәре” күрсәткән счетка күчерә, аңа банкка әҗәте юклыгы турында “белешмә” килә. Икенче көнне аңа башка банкларда да аның счетыннан файдаланулары турында хәбәр итәләр. Бу юлы ул мошенниклар өчен 100 000 сум ала, соңыннан тагын – 220 000 сум. Соңыннан “ФСБ хезмәткәре” бу акчаларның үтмәве турында әйтә. Розалия ханым, танышларыннан җыеп, тагын, тагын акча күчерә... Шулай итеп, аның банктан һәм танышларыннан алган һәм “ФСБ хезмәткәре”нә күчергән акчасы 3 миллион сумнан артып китә. Сөйләшүләр, акча күчерүләр, мәгълүматларны хәбәр итү һәм башкалар барысы да телефон аша башкарыла. Әлбәттә, Розалия ханым акча күчергәч, әҗәтнең капланганлыгы турында “ФСБ хезмәткәре” җибәргән белешмә дә ялган булып чыга.  

 * * *

Без мошенниклар, аларның артык беркатлы, ышанучан кешеләрне ничек алдаулары турында язгалап торабыз. Белгечләр дуслар, танышлардан килгән смс-ларга да шикләнеп карарга киңәш итәләр, чөнки аларның ватсапларын ватарга да мөмкиннәр бит, һәм ваталар да.

Мондый җинаятьләрне ачу бик авыр. Шуңа күрә шәхси мәгълүматларыгызны саклагыз, аны теләсә кемгә әйтмәгез. Таныш түгел номерлардан килгән хәбәрләргә ышанмагыз, шалтыратуларга җавап бирмәгез. Хәзер хәтта шундый номерлар бар, аларга шалтыраткач, телефоннан акчаларыгыз салдырылырга да мөмкин. Ялгыш сезнең счетка акча күчердек, кире кайтарыгыз әле, дисәләр, ышанмагыз. Янәшәдәгеләргә игътибарлы булыгыз. Танышларыгыз зур суммада акча сораса, ни өчен кирәклеге белән кызыксыныгыз. Аннан соң, исегездә тотыгыз ФСБ, банк хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләре эшне телефон аша йөртмиләр, эш урынына чакыралар, – ди Фәрит Фоат улы.

Шушы көннәрдә югарыдагы җитәкчеләребездән без дә шундый хәбәр алдык: “Иминлек буенча белгеч А. исеменнән җитәкчеләргә шәхси мәгълүматларның читкә чыгуы турында хәбәрләр таратыла. Шалтыратсалар, алданмагыз, болар – мошенниклар!”

Фото:https://ru.freepik.com

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев