Сарманда ярминкә үтә
Бүген Сарманда үзәк базар территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.
Көннең салкын һәм яңгырлы булуына карамастан, авыл җирлекләре палаткалары яныннан халык өзелми, продукция белән кызыксына. Ярминкә барышы белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышты, халык белән аралашты, фермерлар белән очрашты. Бәйрәм рухы өстәп, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр концерт номерлары башкардылар. Без, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» хезмәткәрләре дә, ярминкә эшеннән читтә калмадык, 3-13 октябрь көннәрендә район газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге кысаларында абунәчеләребезне газетага яздырдык.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе иртәгә, 8 октябрьдә, Җәлилдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев