САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда гаиләләр ярышты +ВИДЕО

Кичә Сарманда үзәк Ял паркында “Яңа ел ярышлары” дигән исем астында гаиләләр ярышы үткәрелде.

Анда әти-әниләр балалары белән берлектә кызыклы уеннарда җитезлектә, елгырлыкта көчләрен сынадылар. Зурлар да, балалар да җиңү өчен бөтен көчләрен куйдылар. I урынга – Мәүләвиевлар, II урынга – Андриановлар, III урынга - Хөсәеновлар, IV урынга Зариповлар гаиләләре лаек булды. Ярышларны Кыш бабай күзәтте. Мәдәният бүлеге мөдире Гөлназ Латыйпова җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да истәлекле бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырды. Кыш бабай исә тәмле призлар белән сөендерде. Соңыннан балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күмәк рәвештә төрле халык биюләрен башкару белән төгәлләнде һәм, әлбәттә, иң оста биюче билгеләнде.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев