САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда «Бәрәкәт» мәчете ачылуы иң әһәмиятле вакыйга санала

.


Күптән түгел без районда 2021 елда башкарылган иң әһәмиятле вакыйгаларны атап үткән идек. Район халкы алар арасыннан да «иң-иң»ен сайлап алды. Алар фикере буенча, Сарманда «Бәрәкәт» мәчете ачылуы узган ел районда иң әһәмиятле вакыйга булган – бу вариант өчен 48 процент абунәчебез тавыш биргән. Яхшыбай авылында Дамир Гарифуллин исемендәге музей ачылуы 19 процент халыкны сөендергән. 12шәр процент халык « Колмәттә кибет ачылуы һәм мәдәният йорты яңартылуы», « Чукмарлыда ФАП ачылуы» вариантларын сайлаган. Тавыш бирүчеләрнең 9 проценты Юлтимер авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылуын әһәмиятле вакыйга дип саный.
Альбина Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев