САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөлназ ханым бакчасында чөгендер уңган

Сарманда Гөлназ Хафизова бакчасында кило ярымнан артыграк, ягъни ике килога якынрак авырлыктагы чөгендер үскән.

Дөрес, бездә җирләр кара туфраклы, уңдырышлы. Әмма быелгы коры, аз уңышлы елда бу чөгендер хакында рекордсмен дип әйтергә дә буладыр. Аның төгәл авырлыгы - 1654 грамм. Менә бит, булган кешенеке булган.
- Әле аның тагы да зурраклары бар иде. Монысын иң матуры булганга алып килдем. Кечкенә кызым утырткан иде, каравын да ул карады. Кишерләребез дә бик уңды, - ди Гөлназ ханым.
“Чөгендерне ничек файдаланасыз?” – дигән соравыма ул чөгендер икрасы рецептын тәкъдим итте. “1993 елдан бирле ясыйм, бик яратып ашыйбыз, аеруча кара ипи белән тәмле”, - диде ул.


Шулай итеп, сезгә Гөлназ ханымнан – чөгендер икрасы рецепты, хөрмәтле төркемдәшләр!
Икра өчен 2 кг чөгендер, 3 кг помидор, 1 кг кишер, 1 кг суган, 0,5 кг болгар борычы алабыз, иттарткычтан чыгарабыз. Тәменчә тоз, 1 чәй калагы төелгән кызыл борыч, 0,5 стакан уксус (азрак та мөмкин) салабыз. 45 минут пешерәбез һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куябыз.


Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Зөлфия Шәриповадан һәм Гөлназ Хафизова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев