Сарманда әзерләнгәнне башкалада да яраталар
.
Бүген Казан шәhәренең "Чулпан" мәдәни үзәгендә Сарман районы мәдәнияте көне үтә. Аның кысаларында төрле кул эшләреннән күргәзмә-сату, мастер-класслар оештырылган. Районда яшәүче hәм чыгышлары белән безнең районнан булган якташларыбыз милли гореф-гадәтләрне чагылдырган эшләнмәләрен тәкъдим итәләр. Чарага килгән халык Сарман икмәген, сөт, ит, мал продукцияләрен яратып ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев