САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман шәфкать туташын Чаллыда да яраталар

“Чаллы шәhәренең 3 шифаханә шәфкать туташлары Венера Сәлимова белән Диана Шамкаева процедура бүлмәсендә кан алып, уколлар кадап торалар.

Иртән кан тапшыручылардан торган чират ишек төбенә кадәр җитә. Бүген дә дистәләгән кеше коридор буйлап сузылган бормалы-бормалы чиратта тора иде. Көн саен йөзләгән кешедән анализ өчен кан алып, табиблар билгеләгән даруларны ясап озата шушы шәфкать туташлары. Кулларында ут уйнаталар. Чиратта торган бер генә кешене дә кире бормыйлар, бөтен авыруларны кабул итмичә туктамыйлар. Эшләре бик сизгер булуны таләп итә. Кан тамырлары бик беленми, нәзек булганнарны да бер кадауда тотып алалар. Биредә эшләүчеләргә бигрәк тә "салкын канлы", кыю булырга кирәк. Кызлар – үз эшләренең чын осталары. Алар икесе дә дә тәҗрибәле шәфкать туташлары. Диана Шамкаева 3 санлы поликлиникада күптән түгел эшли, ә менә Сарманда туып-үскән Венера Сәлимова биредә күптәннән эшли. Медицинада хезмәт стажы – 30 елдан артык. Шәфкать ияләрен hөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм, саулык, сабырлык, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телим”, - дип хәбәр итте безгә Яр Чаллыдан элекке коллегабыз Инзилә Әхмәтгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев