САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман прокуратурасының үз тарихы бар

Тарихка күз салсак, Сарман районы прокуратурасы район оешканда барлыкка килә.

Беренче прокурор Мөхәммәт Галимов була. 1935-1936 елларда бу вазифаны — Кириллов, аннан соңгы ике репрессия елында Әюпов башкара. Сугыш алды елларында районның территориясе дә, исеме дә үзгәрә, Ворошилов районы дип йөртелә. Бу чорда прокурор булып Маһиҗанова эшли. Район прокуратурасында 1941 елның 2 июлендә ТАССР прокурорының 133 санлы приказы саклана. Сугыш елларында Шәрипов (1941-1942), Васих Хафизов (1942-1948), Шакир Зарипов (1948-1952) прокурор булып эшлиләр. 1952 елдан район прокуратурасы бетерелә. Ул кабат 1957 елда гына торгызыла. Прокурор итеп Гыймай Мөхәммәтдинов билгеләнә. 1959 елда Ворошилов районы бетерелә, берничә авыл Сарман районына кушыла. Берләштерелгән район прокуроры итеп Усман Пономаревны куялар. Аның ярдәмчесе булып — Гаврилов, тикшерүче Раббани Гарифуллин эшли башлыйлар. 1962 елда Пономарев ТАССР прокуратурасына күчерелә.

1962- 1973 елларда районда прокурор вазифаларын Г. Мөхетдинов башкара. 1972-1973 елларда Харьков юридик институтын тәмамлаган яшь белгеч Кафил Әмиров район прокуратурасында тикшерүче буларак хезмәт юлын башлый. 2000-2014 елларда ул Татарстан Республикасы прокуроры булып эшли. Район прокуратурасы ул елларда сугыштан соң төзелгән агач бинада урнашкан була. 1978 елда ул район суды белән бергә ике этажлы кирпеч бинага күчә. Ә 2002 елда барлык хезмәт шартлары булдырылган яңа бинада эшли башлый. 1973-1976 елларда прокурор булып Гамир Хәмидуллин эшли. 1976-1986 елларда — Фәрит Хәбибуллин, 1986-1995 елларда — Фәрит Могыйнов, 1995-2000 елларда — Таһир Исмәгыйлов, 2000-2005 елларда — Җәүдәт Ибраһимов, 2005-2014 елларда — Ришат Галимов, 2014-2019 елларда Эльдар Сабиров прокурор булып эшлиләр. 2019 елдан әлеге вазифаны Татьяна Федоровская башкара.
Район прокуратурасында бүгенге көндә биш штатлы хезмәткәр эшли. Шуларның өчесе — оператив хезмәттә. Алар белән очрашып, хезмәт юлы, нәкъ менә шушы һөнәрне сайлауга этәргеч биргән сәбәпләр хакында сөйләштек.

 

Айрат Рәхимҗанов, район прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы:

— Сарман гимназиясендә укыганда, параллель рәвештә ТИСБИның көллиятендә дә белем алдым. 1998 елда урта мәктәпне медальгә тәмамладым. Медицина өлкәсенә китәргә уйлаган идем, әмма фикеремне үзгәрттем һәм юридик факультетка укырга кердем. Югары уку йортында 3-4 курсларда укыганда, Сарман прокуратурасына практика үтәргә кайттым. Институт тәмамлагач, 2002 елның 26 августыннан монда мин прокурор ярдәмчесе булып эшли башладым. Ул елларда прокурор Җәүдәт Хәмзин улы Ибраһимов иде, ул мине бик җылы каршы алды. Менә 20 елдан артык мин үземнең туган авылым халкына хезмәт итәм. Бервакытта да шәһәргә омтылмадым, андагы ыгы-зыгы — минем өчен түгел. 2012 елдан ике ел Кукмарада эшләп кайттым. Аннан Сарманда прокурор урынбасары булып эшли башладым. Хезмәтемне яратам, беркайчан да нәкъ менә шушы юнәлешне сайлаганыма үкенгәнем булмады. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, барлык коллегаларыма да, иң мөһиме, сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык телим. Әлбәттә, бер эш тә җиңел түгел. Һәр хезмәтнең үзенең нечкәлекләре, үзенчәлекләре бар.
Прокурорның һәр карары аның намусы һәм йөрәге аша уза, чөнки ул кешеләр язмышын хәл итә. Прокуратура хезмәткәрләре алга таба да гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча тиешле чараларны вакытында күрерләр, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып барырлар, дип ышанам.

Ольга Чечкова, прокурор ярдәмчесе:

— Прокуратура органнарында хезмәт итүем очраклы рәвештә түгел. Мәктәптә укыганда ук, киләчәгемне хокук саклау өлкәсе белән бәйләячәкмен, дигән ныклы карарга килгән идем. Мин Казанда тудым, шунда РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институтын тәмамладым. Хезмәт юлымны юридик фирмада юрисконсульт буларак башладым. 2017 елдан прокуратура органнарында хезмәт куям. Узган елның апрель аеннан мине Сарман прокуратурасына эшкә билгеләделәр. Хезмәтемне яратып һәм бик теләп башкарам. Иң мөһиме: гаделлек һәм район халкын кайгырту. Гаиләм — ышанычлы тылым, миңа көчкуәт биреп торучым. Әлбәттә, прокуратура органнарында эшләү җиңелләрдән түгел. Коллегаларыма, бигрәк тә остазым Айрат Рәхимҗановка зур рәхмәтлемен. Коллектив бердәм, дус-тату, үзара хөрмәт булганда, барлык авырлыкларны да җиңәргә мөмкин. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, мин һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, рух ныклыгы, хезмәт уңышлары, киләчәккә ышаныч телим.

Артур Идрисов, прокурор ярдәмчесе:

— Прокуратура органнарында эшләү теләге минем мәктәп эскәмиясеннән үк барлыкка килде. Югары сыйныфларда укыганда ук, мин үземнең киләчәгемне юридик өлкәдә күз алдына китерә идем. Һәрвакыт тарих һәм җәмгыять белеме белән кызыксындым, күренекле юристларның хезмәтләрен өйрәндем. Әлеге фәннәр юриспруденция белән тыгыз бәйләнгән. Түбән Кама урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныфында укыганда, һөнәри юнәлеш алу максатыннан, мин Мәскәүнең берничә югары уку йортында булдым. Ә мәктәп тәмамлагач, Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетына укырга кердем. Югары юридик белем алуга, хәрби хезмәткә киттем. Аннан кайткач, көч структураларында эшләргә туры килде. Ә 2023 елның августыннан мин Сарман прокуратурасында эшлим. Хезмәтебез бик җаваплы, һәрвакыт үз өстеңдә эшләү, һөнәри осталыкны арттырып торуны таләп итә. Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклар өчен, даими рәвештә законнарны өйрәнеп тору мөһим. Хезмәтемдә гаиләм — зур те-рәгем. Тормыш иптәшем мине һәрвакыт аңлый, чөнки эш графигыннан тыш та күп эшләргә туры килә. Үземнең остазым — һәрвакыт практик киңәшләре белән, эш барышында туган сорауларга җавап табарга ярдәм итүче Айрат Миннәхмәт улына рәхмәтлемен. Хезмәттәшләремә, аларның якыннарына ныклы саулык телим. Сайлаган һөнәребезгә тугрылык саклап, законга буйсынып, гадел һәм принципиаль булып эшләргә насыйп итсен.

Индира Латыйпова, әйдәп баручы белгеч:

— Прокуратура органнарында 2007 елдан бирле эшлим. Югары юридик белемгә иямен. Хезмәтемне яратып башкарам, башка җиргә китәргә уйланганым булмады. Миңа документлар белән эш йөкләнгән. Елдан-ел яңа төрле программалар белән эшлибез, өстәмә укулар үтәбез. Хезмәт дәверендә өч прокурор белән эшләргә туры килде. Һәркайсы белән үзара аңлашып, уртак максат белән хезмәт куйдык. Мин ил-көннәргә тынычлык, иминлек, татулык, һәркемгә саулык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев