САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман матбугат үзәге коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

19 май - Татарстан матбугаты көне. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, коллектив хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны, хәбәрчеләребезне, абунәчеләребезне, башка район һәм шәһәр газета-журналларында эшләүче хезмәттәшләребезне ихластан тәбрик итәм. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, иҗат уңышлары юлдаш булсын.

Кыйммәтле ташларны ялтыратыр өчен, станокларда кыралар, тимергә төрле форма бирер өчен, мичләрдә яндыралар. Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен, ничәмә-ничә корал кулланалар. Ә журналистның миче дә, станогы да, коралы да – сизгер күңеле белән каләме. Заманалар алга киткән саен, башка эшләрнең авырлыгын машиналар җилкәсенә күчерәләр, бары тик иҗат кешесенең хезмәте генә шул килеш кала. Чыннан да, күпме көч, түземлек таләп ителә. Бер карасаң, күренеп торган эше дә юк кебек. Әмма язмаларны укучы күңеленә кереп калырлык итәр өчен, аны үз йөрәгең аша уздырырга һәм башкарган эшеңне яратырга кирәк.

Икенче елга 90 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнүче “Сарман” газетасы - райондашларга, читтә яшәүче якташларга ил-көн сулышын, район хәбәрләрен җиткереп торучы, хакимият белән халык арасына күпер салучы басма. Без замана сулышын тоеп яшибез һәм максатчан эшлибез. Газета татар һәм рус телләрендә атнага бер тапкыр җомга көнне чыга. Агымдагы елның беренче яртыеллыгыннан “Сарман” яңача дизайнда, күпбитле итеп чыгарыла. Рус телендә чыгучы “Новый Сарман” газетасының да үз укучылары бар.

Басма матбугаттан тыш, яңалыкларны Интернет киңлекләрендә дә укырга мөмкин. Газетабызның sarman-rt.ru сайты, “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркеме бар. Одноклассники, телеграм, фейсбук, инстаграм, твиттер, ВКонтакте, Яндекс дзен кебек социаль  челтәрләрдә дә теркәлгәнбез. Хәбәрләрне вакытында, оператив рәвештә җиткерү – безнең бурыч. Коллективта вакыт белән исәпләшми торган фидакарьләр хезмәт куя.

Безнең белән бергә атлагыз, бердәмлектә – көч, хөрмәтле дуслар! Матбугаттан аерылмагыз!

Ихтирам белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев