САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман «дальнобойщиклары» үз эшләре турыда – төрле фикердә

Кайсы гына эшне алма, һәммәсенең үз нечкәлекләре, кыенлыклары бар. Башкалар турында, «Нәрсәсе бар инде, аның урынында булсам, мин рәхәтләнеп эшләр идем», дип уйлаучылар да моны аңларга тиешләр.

Шулай да, авырлыгы белән башка хезмәтләрдән аерылып торучы һөнәрләр дә юк түгел.
Бу юлы сүз машина йөртүчеләр турында бара. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, без еракка йөрүчеләр, урысча «дальнобойщик»лар турында сүз кузгалтырга булдык. Әйе, кечкенәрәк чакта күпчелек малайлар, зур-зур машиналарда йөрүче әтиләренә, абыйларына кызыгып: «Үскәч, мин дә шулай йөреячәкмен», - дип уйларга мөмкиннәр. Тик бу җиңел һәм рәхәт эш түгел. Ышанмыйсызмы? Район газетасының 28 октябрь санында чыккан укысагыз, үзегез инанырсыз.
Сүз уңаеннан
Һәр елны октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне яки, гади генә әйткәндә, Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 30 октябрьгә туры килә. Бу һөнәри бәйрәм шоферларга, ремонт эшчеләренә, инженер-техник хезмәткәрләргә, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләренә генә кагылса да, соңгы елларда машиналар саны шактый арту сәбәпле, әлеге датаны һәркем үзенә якын күрә башлады.
Рәсемдә – хезмәттәшебез Алсу Бормотинаның тормыш иптәше Игорь. Ул да озак еллар дәвамында «дальнобойщик» булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев