САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сарман” белән “Новый Сарман”га язылырга ике көн калды

Район газеталарына почта бүлекчәләрендә язылу, кызганычка каршы, төгәлләнде инде.

Ә менә альтернатив подписка 29, 30 декабрь көннәрендә мөмкин әле. Матбугат үзәгенә яки үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” фотосалонында язылып, шуннан килеп тә алырга кирәк булачак. Язылу бәясе “Сарман”га – нибары 450, “Новый Сарман”га 400 сум була.
- “Сарман” газетасын 1976 елдан бирле алдырабыз. Хезмәт юлым мәгариф өлкәсе белән бәйле булу сәбәпле дә, газетаны бик яратып укыдым. Барлык яңалыклар, хәбәрләр, район, элек колхозлар тормышы белән шуннан танышып бардым. Хәзер дә “Сарман”га язылмый калмыйбыз, аны матбугат үзәгеннән килеп алабыз, язылу бәясе бу очракта очсызрак та чыга, - ди мәгариф ветераны Роберт Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев