САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Шәһәр безнеке түгел», – диләр

15 октябрьдә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелде.

Саннардан күренгәнчә, Россия авылларында 21 миллионнан артык хатын-кыз яши һәм эшли. Алардан башка тормышны, бигрәк тә авыл тормышын күз алдына да китереп булмыйдыр. Кайларда гына хезмәт куймыйлар алар! Сыер савучы, тәрбияче, сатучы, тегүче кебек «хатын-кыз өлкәсе»ннән тыш, җитештерүнең төп тармакларында – үсемлекчелек һәм терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешәләр алар. Шунысы да билгеле: фермер хатын-кызларның саны да елдан-ел арта бара. Районыбызда авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы гүзәл затлар да аз түгел. 
  Төбәгебезнең авыл хатын-кызлары бүгенге көндә ничек яши? Без шушы сорау белән берничә ханымга мөрәҗәгать иттек. 
  Мөнирә Шәрипова: 
  – Үзем авылда туып-үскәнлектән, аның тормышын яхшы беләм. Авыл җирлегендә яшәүчеләргә, аның хезмәтчәннәренә, бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә элек-электән ихтирамым зур. Бөтен ил табынын азык-төлек белән тәэмин итүчеләр, ил халкын туендыручылар алар! Дөрес, хәзерге вакытта аларның хезмәт шартлары шактый яхшырды. Элекке елларда таңнан торып, резин итек киеп, саз ерып, күпме хатын-кыз кырларга, фермаларга юнәлә иде. Күпме еллар буена ялсыз, бәйрәмнәрсез эшләделәр. Хәзер дә аларның хезмәтен җиңел димәс идем. 
  Ләйсән Кәшипова: 
  – Район үзәгендә яшәсәм дә, мин дә – авыл хатыны. Авылда туып-үстем, хәзер дә аннан аерыла алмыйм. Зур бакча карыйм: җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге үстерәбез. Тавыклар асрыйбыз, йомыркасы да, ите дә була. Бик шәп мунчабыз бар. Яшәү шартларына килгәндә, Аллаһка шөкер, су ташыйсы, мичкә ягасы юк. Шулай итеп, авыл өстенлекләреннән дә, шәһәр өстенлекләреннән дә файдаланып яшибез. Минем өчен авыл хатыны булу хәзергә авыр түгел. 
  Гөлшат Габдуллина, фермер: 
  – Шәһәрдә бер ел яшәп карадым мин, тик мин анда яши алмыйм, ул – минем өчен түгел.Тормыш иптәшем белән 50 баш савым сыер тотабыз, өйдә 80-90 баш кош-корт асрыйбыз. Иртәнге 4 нче яртыда торабыз, кичке 10-11ләрдә генә йокларга ятабыз. Бер савымчыбыз бар, сыерларны күп очракта икәү бергәләп савабыз, сөтне күрше райондагы заводтан килеп алалар. Ял һәм бәйрәмнәрдә дә ял итмибез, чөнки сыерларны саумыйча, ашатмыйча калдырып булмый. Авырсам да, температурам булса да, торып, эшкә барам. Ике тракторыбыз бар, берсендә – үзем, икенчесендә иптәшем йөри. Эштән кайткач, йорттагы кош-кортны карыйбыз, ашарга пешерәбез, балаларның өй эшләрен тикшерәбез... Балаларның каникулларында шәһәргә барып кайткалыйбыз. Елга бер-ике тапкыр концертка барабыз. Кыскасы, авылда да яшәргә була.

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев