САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Разиф һәм Регина Гыйльфановлар укытучылык хезмәтен яратып башкаралар

Өйдә алар бер-берсенә – тормыш юлдашы.

Җәлил поселогында яшәүче Разиф һәм Регина Гыйльфановлар – икесе дә укытучылар. 
Регина ханымның әлеге һөнәрне сайлавына һич кенә дә кечкенәдән үк курчаклары белән укытучылы уйнап үсүе сәбәпче түгел. “Киләчәк – информатиканыкы, дип уйладым. Шуңа күрә шушы һөнәрне сайладым”, – ди ул. Әлбәттә, математиканы яратуы да тәэсир итми калмый. Җәлил поселогының икенче мәктәбендә укыткан остазларының йогынтысы да зур була. “Мин аларга бик рәхмәтлемен. Алар минем тормышымда зур эз калдырдылар.  Ирешкән уңышларыбызда һәр икебезнең әти-әниләребезнең дә өлеше зур. Алар безгә әйбәт тәрбия бирделәр, матур үрнәк булып торалар”, – ди Регина ханым.
Ә менә тормыш иптәше Разиф Разин улы белән танышуына “Музыкаль десант” сәбәпче. Ул вакытта егетнең Сарман урта мәктәбен тәмамлап, Чаллыда шулай ук укытучы һөнәрен үзләштереп йөргән еллары була. Кыз да нәкъ шушы вакытта шушы шәһәрдә укытучылыкка укый. Ялга кайткач, егет дусты белән Җәлил поселогына концерт карарга бара. Бер күрүдә ошаттым, дип, нәкъ менә шундый очраклар турында әйтәләрдер – яшьләр очраша башлыйлар. Тагын бер елдан, төгәлрәк әйткәндә, 2008 елда алар өйләнешәләр. Ә 2010 елда, укуларын тәмамлап, Җәлил поселогына кайталар. Шул ук көзне Регина Равил кызы укытучы сыйфатында беренче мәктәп ишеген ачып керә. Укучыларга информатика һәм математика серләрен төшендерә ул. 2013 елдан яшь, белемле, эрудицияле һәм тырыш укытучыга директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазифасын йөклиләр. Укуын тәмамлагач та шофер, инструктор булып эшләгән Разиф Разин улы да 2015 елда мәктәпкә килә, технология һәм физкультурадан укыта башлый.
Икегезнең дә мөгаллим булуыгыз, өстәвенә бер үк коллективта хезмәт куюыгыз бер-берегезне ныграк аңларга да ярдәм итәдер? – дип сорыйм алардан.
Бер-береңне аңлау, беренче чиратта, кешенең үзеннән тора. Без һәр эшне киңәшләшеп, ярдәмләшеп башкарабыз, – диләр алар.
Бергәләп дүрт бала үстерәләр. Равилә – 10, Эдуард – 7, Даян 1 сыйныфта укый, ике яшьлек Ранель балалар бакчасына йөри. Яхшы укулары өстенә, һәркайсы өстәмә белем дә ала. Равилә музыка мәктәбен тәмамлаган, флейтада уйный. Эдуард саксофонны үз иткән. Икесе дә тынлы оркестрда уйныйлар. Даян балалар бакчасында театр түгәрәгендә шөгыльләнгән, хәзер футболга йөри. Ә Регина ханымга 1 июльдән “йөк”нең тагы да җаваплырагын тапшырганнар: поселокның беренче мәктәбенә директор итеп куйганнар. Кичләрен гаилә түгәрәк өстәл артына җыелыша: балалар дәрес әзерлиләр, әниләре быел гына мәктәп бусагасын атлап кергән Даянга ярдәм итә, укытучы, директор буларак та эше бихисап. Йорт хуҗасының да мәшәкатьләре – җитәрлек.
Регина ханымга тел очында торган сорауны да бирми кала алмадым:
Сез өйдә дә директормы?
Юк. Өйдә мин иремә – тормыш юлдашы, балаларга – әни, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев