РАЙОНЫБЫЗНЫҢ ХУҖАБИКӘЛӘРЕНӘ ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР
Лимоннан күбрәк сок алу өчен, аны 5 минутка кайнар суга салып тотыгыз.
» Әгәр дә термоста чит ис барлыкка килгән икән - зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Соңыннан кайнар су белән чайкарга онытмагыз.
» Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз - ул сыйфатын югалтмаячак.
» Ачылган томат пастасын, аның капкачына әз генә коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.
» Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.
» Дым тартканнан өстәл әрҗәләре бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.
» Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.
» Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр, кәбестә һәм чөгендер тозлыгында (рассол) тотсагыз - ул йомшаячак.
» Балыкны бер - ике көн дәвамында суыткычсыз да сакларга була. Эчен алып, эре тоз белән эчләп-тышлап ышкыгыз һәм шикәр кушылган аш серкәсенә (0,5 л серкәгә 1-2 кисәк шикәр) манылган чүпрәккә төреп куегыз.
» Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.
» Ачык кәстрүлдә пешергәндә 20 процент тирәсе витамин юкка чыкса, ябып пешергәндә бу сан 5 проценттан артмый.
» Киселгән лимон кибә башлаган икән, аны салкын суга салып торыгыз - ул яңарып китәчәк һәм сусылланачак.
» Пешергәндә татлы борычның орлыкларын ташламагыз. Җыеп киптерегез. Кышын аны ризыкка кушарга була. Чынлыкта, орлыкларда борычның үзенә караганда да файдалы матдәләр күбрәк һәм ул ризыкка искитмәле хуш ис бирә. Шул рәвешле бик күп орлыкларны тәмләткеч буларак кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев