Районга ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары килде
.
Алсу Әсәдуллина бүген район мәктәпләрендә укучыларны тукландыру мәсьәләләре белән кызыксынды. Ул Зур Нөркәй, Сарман урта мәктәпләрендә һәм гимназиядә булды, укучылар, укытучылар белән аралашты. Алсу Мөниб кызы шулай ук уку кабинетларын да карады,
- Балалар ризыкларны бик яратып ашыйлар. Күренеп тора, үзләре дә моны әйтеп торалар. Иң мөһиме: барыбыз да сәламәт булыйк, - диде ул.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев