САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз Гүзәл Зариповадан - шигьри күчтәнәч

"Яшәргә тырыш, яшәргә!.."


1. Җәйләр безне кавыштырды - көзләр аерды инде,
Бала хакы дип тормадык - никләр аерылдык инде?!.
"Түзәрлек көчем калмады!" - дипләр әйтмәскә икән,
"Сабыр төбе - сары алтын" дип юкка әйтмиләр икән!..

Кушымта:
Яшәргә тырыш, яшәргә, уртак фикергә килеп -
Беркем дә фәрештә түгел... Сабыр һәм түзем булып!

2. Балаларның киләчәген уйлап догалар кылыйк,
Бәхет-тәүфыйкларын теләп һәрчак намазда булыйк!
Очар канатлары бер дә талмасын, каерылмасын,
Күңелләрен матур гамәл, изге уйлар биләсен!..

Кушымта:
Яшәргә тырыш, яшәргә, уртак фикергә кил син,
Беркем дә фәрештә түгел!.. Сабыр һәм түзем бул син!

(Гүзәл Сәгыйл кызы Зарипованың иҗат җимеше, 25.10.2021 елда язылды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

89

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев