САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр

Район басуларында урып-җыю эшләре башланырга да вакыт күп калмый. Кагыйдә буларак, уракка төшер алдыннан урып-җыюда катнашучы барлык техниканың төзеклеген тикшереп, әзерлеген барлау мөһим.

Быел «Комбайннар парады» дип исемләнгән чара узган чәршәмбегә туры килде. Аның асылы уңышны урып-җыюда һәм туңга сөрүдә катнашучы барлык техникаларны кабул итүдән гыйбарәт. Техникаларның торышын Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев җитәкчелегендәге җаваплы комиссия карады. Комиссия составына район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, «Россельхозүзәк» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең район бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов керделәр. Техника тикшерү эшләрендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Урып-җыюга әзерлек 17 күрсәткеч буенча тикшерелде. Алар буенча җитмеш балл җыю мөмкинлеге булды. Бу бәхеткә парадта җиңүче булып танылган «Җәлил» агрофирмасы иреште. «Нөркәй» агрофирмасы җиңүчедән чак кына – бер баллга калышты. Өченче урынны «Сарман» агрофирмасы алды.
Бу хактагы тулырак язманы район газетасының 22 июль санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев