САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген – Россия матбугаты көне, периодик матбугат хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чараларының һөнәри бәйрәме.

1703 елда нәкъ менә шушы көнне Россиядә Петр I указы нигезендә “Ведомости” дигән Россия газетасының беренче саны дөнья күрә. Ул Мәскәүдә, Санкт-Петербургта басыла һәм исеме даими үзгәреп тора: “Российские ведомости”, “Ведомости Московские” һәм башкалар.
1870 елның 1 январеннән тәҗрибә рәвешендә почта бүлекчәләрендә периодик басмаларга язылу үткәрелә. Инде 1914 елга Россиядә периодик басмаларның саны өч меңнән артып китә. 1917 елдан соң Россия матбугаты көне 5 майга күчерелә һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелә. Бу көн – төп совет газетасы “Правда”ның дөнья күргән көне. 1991 елда гына бәйрәм тарихи көненә – 13 январьгә кайтарыла. Шунысы да кызыклы: 1830 елның 13 январендә “Литературная газета”ның беренче саны бастырыла.
Белгечләр әйтүенчә, Россиядә вакытлы матбугатның яртысыннан артыгы – газеталар. 2009 ел башына Россиядә 51 меңнән артык басма исәпләнә. Бу 2000 елгыдан ике тапкырга артыграк. Аларның яртысыннан артыгы – газеталар, аннан соң – журналлар, бик аз өлеше генә – периодик басмаларның башка төрләре. Абунәчеләргә көн саен 20 миллионнан артык данә периодик басма таратыла. 1997 елдан башлап, бәйрәм көнне массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында Россия Президенты премияләрен, шулай ук яшь журналистларның проектларына ярдәм күрсәтү максатыннан грантлар тапшыру үткәрелә.

Фото: https://pixabay.com | Andrys

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев