САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз артыңнан җыештыру авырмыни?

Кичә Татарстан Матбугаты көне булды.

Шул уңайдан без, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» хезмәткәрләре, чишмә буенда ял итәргә уйладык.

Тик иң элек ял итәсе урыныбызны чүпләрдән арындырырга туры килде. Кызганыч, кайбер кешеләр, күңел ачкач, үз артыннан җыештыра белмиләр. Югыйсә, якында чүп савытлары, калдыклар өчен контейнер урнашканнар. Шунда ук чүпләрне берәр капчыкка җыеп барсаң, биш минутлык та эш түгел инде...

Безгә сарыф иткән көчебез дә, вакытыбыз да кызганыч түгел – табигатьне һаман да дәвам итүче санитар-экологик икеайлык кысаларында гына кайгыртасы түгел, дөрес. Кешеләрнең тирә-як мохиткә карата битарафлыгы гына күңелне төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев