САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы янгын сүндерүчеләр белән уртак тел табамы?

Коры һава торышы булу сәбәпле, соңгы көннәрдә янгыннар чыгу куркынычы тагын да арта. Кайбер авыл җирлекләрендә алар булуы турында хәбәрләр дә ишетелде. Алда – май бәйрәмнәре, табигатьтә ит кыздырырга теләүчеләр дә булыр. Аларга ут белән аеруча сак булырга киңәш итәр идек, чөнки коры һава булганда янгын бик тиз тарала.

Янгын сүндерүчеләрне сусыз килүдә гаепләүчеләр дә табыла бит. Алар чыннан да янгын сүндерергә сусыз килмиләрдер бит? Сүзне Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госмановка бирәбез.

- Янгын сагында эшләү дәверендә еш кына безне чакырган урынга сусыз килүдә гаеплиләр. Кызганычка каршы, кешеләр янгын сүндерү машинасының су цистернасы «төпсез» булмавын аңлап бетермиләр. Өстәмә су чыганагы булмаган очракта ул билгеле бер вакытка гына җитә һәм янгын сүндергәндә бик тиз бетә. Мисал китерәм. Гадәттә, янгынны РСК-50 көпшәсе яки аңа охшаганнар белән сүндерәләр. Ул секундына 3,5 литр су «ашый». Цистернаның күләме – 7000 литр. Ике көпшә эшләп торган вакытта минутына 420 литр су сарыф ителә. Авыр булмаган санап чыгарулар күрсәткәнчә, мондый очракта цистернадагы су 16 минут эчендә бетә. Бу вакыт янгын сүндергәндә бик тиз үтеп китә. Шуннан соң кешеләр «нишләп сусыз килдегез?», диләр инде. Андый очракта өстәмә су чыганаклары кирәк.

Шулай ук читтән карап торучы һәм янгын сагы эшчәнлегенең бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәүче кешеләрдән сүндерү эшләре башкаручыларга комачауламаска, артык киңәшләр бирмәскә сорыйсы килә. Әгәр дә безнең хезмәткәрләр янучы йорт урынына күршеләрне сүндерә икән, димәк, шулай кирәк – янгынны таратмаска, коткарып булмаган йортны калдырып торып, янындагыларны саклап калырга кирәк. Шуңа күрә, комачаулаганчы, янгын сүндерүчеләргә булышсагыз, шартлагыч матдәләр булуы турында хәбәр итсәгез, файдалырак булыр иде, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев