САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның профсоюз активы узган елга йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде

Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында районның профсоюз активы белән киңәшмә үткәрелде.

Аның эшендә Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, аларны кыскача районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды. Соңыннан сүз республика профсоюз комитетының ышанычлы заты Флүзә Хаҗиевага бирелде. Ул район профсоюзы эшчәнлеге турында сөйләде. Район мәшгульлек үзәге башлангыч профсоюз комитеты әгъзасы Гөлнара Хәйбрахманова, “Шәфкать” үзәге башлангыч профсоюз комитеты әгъзасы Гөлнара Хуҗина үз оешмаларының профсоюз комитеты эшчәнлегенә тукталдылар.
Киңәшмәгә йомгакны Ольга Анатольевна ясады. Ул шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы эшчәнлеге, оешма тарафыннан ирешелгән казанышлар, оешма тарафыннан тормышка ашырылучы программалар, хезмәткәрләр тормышында профсоюзларның әһәмияте турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев