САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз Рәис Миңнеголов көйләр телен белә

Балтамак авылының Миңнеголовлар гаиләсендә сигез бала үсәләр: дүрт егет һәм кыз.

Әтиләре Мотыйгулла Бөек Ватан сугышында катнаша, фронт юлын исән-имин үтеп, әмма гарипләнеп кайта. Балаларның һәркайсы, яхшы укып, һөнәр үзләштерәләр, тормышта үз юлларын табалар, гаилә корып, миһербанлы балалар үстерәләр. Уртанчылары Рәис укытучылыкны сайлый. Ул Яр Чаллы педагогия көллиятенең югары квалификацияле җыр һәм музыка укытучысы, социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дәрәҗәләренә ирешкән. Билгеле, әлеге югары казанышлар – илаһи сәләт һәм тырышлык нәтиҗәсе. Талант үзеннән-үзе генә барлыкка килми, аны үстерергә дә кирәк. Моң-җырга әвәслеге егеткә әти-әнисеннән күчә. Мотыйгулла абзый бик оста җырчы була, әнисе Миңсылу апа исә үзенә генә хас моңлы тавыш белән борынгы татар җырларын башкара. Гомумән, бу ишле гаиләдә җырламаган кеше булмый. Балалар кечкенәдән уен коралларында да уйнарга өйрәнәләр. Беренче ике рәтле яшел тальян гармунны гаиләгә әнисенең туганы Мирзаһит абый бүләк итә. Ул үзе дә танылган гармунчы була. Тирә-юньдә аның кебек оста уйнаучы булмый. Бу тылсымлы тавышлы гармунда абыйлы-энеле Халит, Рәис, Мөнир һәм Мөнип көй чыгарырга өйрәнәләр. Аннан егетләргә баян алалар. 
- Буш вакытларымда мин гел гармун яисә баянда уйный идем. Көйне көйгә ялгый-ялгый, татар халык җырларын өйрәндем. Авылда ул вакытларда гармунда уйнау дәрәҗә саналды. Шуңа күрә күп егетләр әлеге уен коралына тартылдылар. Бергәләшеп капка төпләрендә концертлар куя идек. Мин ун яшьтән гармунда уйныйм. Олы апамның бик оста итеп “Дранча” җырын башкаруы да истә калган, - диде Рәис абый. 
Чыннан да, гармунчы егетләр катнашында авылда чаралар еш үткәрелә ул чорларда. Рантамак авылындагы пионер лагеренда ял иткәндә, 4 сыйныф укучысы Рәис укытучылар белән берлектә зур концерт әзерли. Программаны артистлар авыл клубында һәм күрше Мөслим районы Ташлыяр авылында да куялар. Рәис Миңнеголовның сәхнә тормышы әнә шулай башлана һәм алты дистә елдан артык дәвам итә. Балтамак, Рангазар, Александровка мәктәпләрендә укыганда, аңа баяны белән еш чыгыш ясарга туры килә. Шул вакытлардан башлап, егет музыкант булырга хыяллана һәм максатына ирешә дә. 
1966 елда, урта мәктәпне тәмамлауга, шул хыяллары белән башкалага юл тота һәм халык иҗаты йортына тынлы оркестр җитәкчеләрен әзерләү курсларына укырга керә ул. Анда бер ел белем алганнан соң, Рангазар сигезьеллык мәктәбенә җыр укытучысы булып эшкә кайта. Белгеч укучыларны баянда уйнарга өйрәтә, “Сарман чәчәкләре” тынлы оркестрын җитәкли. Ә аны оештыручы – композитор Мәсгут Латыйпов балаларны флейта, кларнет, тромбон һәм торбада уйнарга өйрәтә. 
Белемгә омтылышы көчле булган Рәис Мотыйгулла улы 1972 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, музыка белгечлеге ала. Уку йортының җәмәгать эшләрендә актив егет йөгерү, шахмат, шашка ярышларында җиңүләр яулый, баянчылар бәйгесендә беренчелекне ала, ә җәйләрен профессиональ артистлар белән гастрольләргә чыга. 
Тормыш иптәше Галия ханым белән дә институт очраштыра һәм таныштыра. Дипломлы белгечне Минзәлә педагогия көллиятенә эшкә билгелиләр. Монда ул үзен чын профессионал буларак таныта, хор һәм оркестр белән җитәкчелек итә, шәһәрнең музыкаль-иҗади тормышында актив катнаша. Ул әзерләгән коллективны үзәк телевидениедән дә күрсәтәләр. 
Ватан алдындагы бурычын да намус белән үти егет. Тын океан флотында бер ел хезмәт иткәннән соң, Рәис Миңнеголов Яр Чаллыга кайта. Дүрт ел икенче санлы музыка мәктәбендә баян классы укытучысы булып эшли. Төп эшеннән тыш концертмейстер вазифасын да алып бара. Үзе дә сәхнәдә чыгыш ясый: баянда, флейтада уйный, җырлый. 1976 елда беренче КамАЗ автомобилен эшләтеп җибәрүгә багышланган бәйрәмдә “Болгар” бию коллективының беренче баянчысы була. 
1978 елда аны шәһәрнең педагогия көллиятенә эшкә чакыралар. Биредә дә райондашыбызның күпкырлы таланты тагын да үсеш ала. Уен коралларында уйный, җырлый һәм соло-концертын оештыра. Аның “Ләйсән” җыр ансамбле даими рәвештә шәһәрдә узган чараларда чыгыш ясый. Рәис Мотыйгулла улы – көллиятнең музыка бүлегенә нигез салучыларның берсе. 
2006 елда ул Татар дәүләт гуманитар педагогия университетында аспирантура тәмамлый, кандидатлык яклый, укучылар алдында, конференцияләрдә даими рәвештә чыгышлар ясый. 
2009 елда Рәис Миңнеголов “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Төрле дәрәҗә моң фестивальләрендә, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. 2012 елда аның авторлыгында “Музыка дәресләре өчен хрестоматия” дип исемләнгән җыентык дөнья күрә. 
Билгеле, тырыш укытучының укучылары да сәләтле була. Аның шәкертләре арасында халыкара, Бөтенрәсәй, регионара, республика бәйгеләре җиңүчеләре, фестивальләр лауреатлары күп. Райондашыбыз Гөлзадә Шакирҗанова да аның кул астында канат ныгыта. 2012 елда Рәис Мотыйгулла улы Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы мәгариф хезмәткәрләре Мактау тактасына кертелә. 2017 елда аңа “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелә. 
Тормыш иптәше Галия Ибрай кызы да – тормышын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шәхес. Ул 45 ел дәверендә укучыларны инглиз теле фәненнән укыта. Озак еллар Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә хезмәт куя. Татарстан Республикасының мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны. 
Йөзкәй карттан башланган Шәңгәрәй Ильяс улының зур нәселе дәвамчысы Рәис Миңнеголов бүгенге көндә дә иҗат белән янып яши. Фәнни җитәкчесе, остазы, йөздән артык фән кандидатлары һәм докторлары әзерләгән профессор, фәлсәфә фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Мәһди Нугаевка олы рәхмәтле ул. Укытучылары – танылган композиторлар - баянчы Рәгъде Халитов белән үзен курайда уйнарга өйрәткән Ифрат Хисамовны зур хөрмәт белән телгә алды якташым. 
- Кеше әйтәсе килгән фикерен сүзләр ярдәмендә әйтеп бирә алмаска мөмкин, ә менә хисләрен музыка аша җиткерә ала. Без радио тыңлап, көй, моң аша тәрбияләнеп үстек. Моң – ул татар халкына гына хас булган, буыннан-буынга, йөрәктән-йөрәккә күчә торган, халыкның эчке дөньясының матурлыгын тасвирлаган һәм яшәү шартларының авырлыгы аркасында барлыкка килгән моңсу мәкамле гуманлы хис, шәхеснең аерым бер лирик халәте, - диде Рәис Мотыйгулла улы. 
Бүгенге көндә Миңнеголовлар Тукай районы Ерыклы авылында гомер кичерәләр. Өстәл теннисы, шахмат буенча район чемпионы ул. Хәзер дә ярышларда катнаша. 
- Рангазар мәктәбендә чакта ук, шахмат белән мавыга идем. 7-8 классларда укыганда, бергә ярышып йөргән Теләнче Тамак авылы егете Розалин Хәбибуллин белән, еллар узгач, 70 яшьтә янә шахмат өстәле артында очрашырга туры килде. Ул физмат тәмамлады, бик итагатьле иде, укытучы, җирлек башлыгы булып эшләде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә вафат, урыны оҗмахта булсын, - диде әңгәмәдәшем. 
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем Рәис абыйга да туры килә. Ул – оста бакчачы да. 
Ничаклы гына тормыш мәшәкатьләренә күмелсә дә, әлбәттә, туган авылын онытмый Рәис абый. Еш кайта, балачагы, яшьлеге үткән сукмаклардан кабат-кабат үтеп, тагын да илһамланып яшәр, иҗат итәр өчен көч-куәт туплый, дәрт-дәрман алып китә. 
Әйе, бәхеттер ул үз көеңне көйләү, рәхәттер ул үз телеңдә сөйләү... Рәхәттер ул газиз үз илеңнең капкаларын ачып керүләре...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев