САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз эт эчәгесеннән котылу юлын белә

.

 Сарманнан Мөнәвир абый Зиннуров “Раундап” дигән гербицид кулланып карарга киңәш итә. Шуны эт эчәгесенә кисточка белән тидерсәң, бөтен күче бетә, ди.

 

–    Арыш белән бетерү технологиясенә килгәндә, ул күп вакыт һәм зур хезмәт сорый. Арышның үзе белән генә булмый, басу әйләнешенә күпьеллык үлән дә кертергә кирәк. Ә бу бакчаның куллану эффектын югалта, шуның белән отышлы түгел. Арышны чәчкәнче, бәрәңге рәтләре арасына бодай йә арыш саламы җәеп була. Бәрәңгене рәт араларын киңрәк (85-90 сантиметр) итеп чәчегез. Аннан соң ике тапкыр яфрак-сабакларны яхшылап күмеп бетереп өйгәннән соң, барлык мәйданга 7-10 сантиметр калынлыгында бодай йә арыш саламы (мульчә) җәеп чыгыгыз. Көз бәрәңгене җыеп алгач, саламны калдырып, җирне каплап сөрегез. Бәрәңге утыртканда буразнага  күпләп утын көле кертү мөһим. Көл бакчага керткән саламны үзләштергән вакытта бәрәңгегә фосфор һәм азот балансын тотар өчен кирәк. Бәрәңге үзе дә көл составындагы калийны бик ярата. Әлеге ысулны ел аралаш өч-дүрт тапкыр куллансагыз, эт эчәгесе белән билчәннән котылып булачак, – ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев