Районда күп фатирлы йортлар ремонтлана
Районда күп фатирлы йортлар ел да яңартылып, төзекләндерелеп торыла.
Быел да дәүләт казнасыннан бу максатларга 80 миллион сумнан артык акча бүленеп биреләчәк.
Төзекләндерү эшләре өч еллык кыска вакытлы программага нигезләнгән, һәм аңа кайсы йортны кертүне планлаштырганда, иң беренче чиратта, аларның эксплуатацияләү сроклары, халык мөрәҗәгатьләре, ихтыяҗ исәпкә алына.
Шул рәвешле агымдагы елда Сарманда һәм Җәлилдә алтышар йорт төзекләндереләчәк. Төзелеш-монтаж эшләре өчен милекчеләр һәм җирле бюджет чыганаклары да файдаланыла.
“Халыктан кергән акчалар региональ операторда тупланып барыла, алар, бүленеп, ремонт өчен кулланыла”, - диде төзекләндерү эшләре өчен җаваплы “Идарәче компания” директоры Алмаз Мәүләвиев.
Шулай итеп, Сарманда Исхакый урамының 3, 24 санлы йортларында – фасад яңарту, Ленин урамының 52А, Совет урамының 13 һәм 15 йортларында түбә алмаштыру планлаштырылган. Куйбышев урамының 78 йортында фасад та үзгәрәчәк. Монда шулай ук канализация һәм электр хуҗалыгын яңарту да каралган. Поселокның Җиңүгә 30 ел урамының 23, 25, 27 йортларының да тышкы диварлары яңартылачак. Әхмәдиев урамы 18, Кол Шәрифтә 10нчы, Лесная урамында 13 йортның түбәсе алмаштырылачак.
Бүгенге көндә район үзәгендә һәм поселокта республика программасын тормышка ашыру буенча эшләр башланды инде.
- Сарманда Куйбышев урамындагы ремонтланасы йортның электр эшләрен төгәлләдек. Җәлилдә Җиңүгә 30 ел урамының 27 йортында да шул ук эшләр башкарылды. Ә 25 нче йортта фасадны яңартуны башладык. Йортны нәрсә белән тышларга икәнлеген хәл иткәндә, күрше йортның да нинди материал белән эшләнгәненә игътибар бирелә. Шунлыктан, Гаяз Исхакыйның 3 санлы йортының фасады металлосайдинг белән җылытып тышлана башлады. Ә менә 24 йорт “мокрый” декоратив белән эшләнәчәк, - диде подрядчы оешманың прорабы Риназ Һадиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев