САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе»нең исеме билгеле

Бүген Сарманда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» дип исемләнгән мәктәп автобуслары йөртүчеләренең һөнәри осталык район бәйгесе үткәрелде. Ул районда икенче тапкыр оештырылды.

Бәйгедә катнашучыларны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова, «Хуҗалык тәэминаты» оешмасы директоры Рамил Ризатдинов, автомәктәп хезмәткәрләре сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Катнашучылар көчләрен ике этапта сынап карадылар. Беренче этап район үзәгендә урнашкан автомәктәптә үтте. Ул «Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре» дип аталды. Аның кысаларында автобус йөртүчеләр компьютерларда теоретик белемнәрен тикшерделәр. Икенче этап автомәктәпнең практика үтә торган мәйданчыгында узды. «Классик тиз маневрлар ясау» дип исемләнгән этапта автобус йөртүчеләр бирелгән маршрут буенча йөрделәр.
Ике этап балларын кушкач, җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды. Барлыгы биш урын бирелде. Җиңүче булып Җәлил зонасыннан Наил Биккулов танылды. Икенче урынны узган ел җиңүчесе – Ләззәт Мәүләвиев (Сарман зонасы) яулады. Өченче урынны Җәлил зонасыннан Шамил Зиятдинов алды. Сарман зонасыннан Фирдәвес Шәкүров дүртенче урында урнашса, Зур Нөркәй зонасыннан Раушан Ганиуллин бишенче булды. Җиңүчеләр һәм призерларга Кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: бер генә катнашучы да истәлекле бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев