Районда ел күңелле башланды
.
Бүген район мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу уңаеннан зур тантана үткәрелде.
Бәйрәмгә җыелучыларны төрле милләтләр киемнәренә киенгән балалар каршы алдылар. Алар тамашачылар белән бергә халкыбызның мәкаль һәм табышмакларын, милли гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Аннан соң бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, “елны ачык” дип белдерде. Тантана Сарман балалар сәнгать мәктәбе бию коллективлары “Жасмин”, “Умырзая” һәм Әлмәт шәһәреннән килгән халык биюләре ансамбле чыгышлары белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев