САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Советының чираттагы утырышы узды

VI чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының бүген XIII утырышы узды.

Аны район Советы рәисе – муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Иң элек Фәрит Мөнәвир улы агымдагы елның 11 сентябрендә Александровка һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә узган өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре белән таныштырды. Аннан утырышның көн тәртибе буенча сүз Россия эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе начальнигы Азат Миңнәхмәтовка бирелде. Ул Сарман районында милләт- һәм конфессияара татулыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр хакында сөйләде. Теманы район мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков дәвам итте, ул шулай ук 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында районда үткәрелгән чараларга тукталды. Сарман районы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының районда милләт- һәм конфессияара татулыкны булдыру юнәлешендәге эшчәнлеге турында Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова чыгыш ясады.
“Күпфункцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр хакында бүлек начальнигы Гөлнара Фәйзрахманова сөйләде.
Район Советының закончалык, хокук һәм депутат этикасы мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе Илсур Камалетдинов муниципаль район Советы карарларына үзгәрешләр кертү хакында хәбәр итте.
Утырышта 46 район Советы депутатының 38е катнашты. Алар каралган сораулар буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев