САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Сабан туенда кыр хезмәтчәннәренә зур хөрмәт күрсәтелде

Язгы кыр эшләрен районда беренчеләрдән булып башлаган һәм кыска срокларда югары сыйфат белән төгәлләгән “Җәлил” агрофирмасы һәм “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе беренче урынга лаек булганнар иде.

Икенче урын – “Сарман” һәм “Нөркәй” агрофирмаларында, өченче урын – Сарман аграр көллиятендә. Район Сабан туенда аларның җитәкчеләренә һәм җаваплы хезмәткәрләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Язгы чәчү компаниясен тиешле югарылыкта оештырып, технологик таләпләрне төгәл үтәүгә зур өлеш керткән “Агрокөч” җәмгыятенең Сарман районындагы җитештерү комплекслары җитәкчесе Илшат Вәлиев акчалата бүләккә ия булды.
Терлекчелек өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, “Җәлил” агрофирмасы терлекчелек бүлекчәсе җитәкчесе Марат Хафизов һәм “Нөркәй” агрофирмасы терлекчелек бүлекчәсе җитәкчесе эшләрен вакытлыча башкаручы Айдар Хуҗин да бүләкле булдылар.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Мансур Сәхабиев, Гөлшат Габдуллина, Фаис Мөхәммәдиев та мәйдан түренә чакырылдылар, акчалата бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев