САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Сабан туе зур тантана төсендә башланды

Бәйрәмнең ачылу өлешендә халкыбызның иң матур җыр-биюләре башкарылды, шигырь юллары яңгырады.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинга күпереп пешкән Сарман икмәге тапшырылды. Ә кунаклар тәмле Сарман чәкчәгеннән авыз иттеләр. Фәрит Мөнәвир улы бәйрәм халкын Сабантуй һәм Россия көне белән тәбрикләде, кыскача кыр эшләренә тукталды, Сабантуйны ачык дип белдерде. Ә Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү хокукы быелгы кыр батыры – “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Айрат Шәйдуллинга, алдынгы сыер савучы Зөһрә Тимофеевага һәм узган елгы абсолют көрәш батыры Радик Ризвановка бирелде.
Мәртәбәле кунагыбыз - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның ярдәмчесе Марат Салихов бәйрәмгә зур бүләк белән кайткан – “Мототарин” мотоузыш хәрәкәте егетләре мотоциклда дәүләт флаглары белән почет кругын әйләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев