САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район гармунчыларын телевизордан күрсәтәләр

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Айзилә Батырханова белән Наил Сәгъдиев, күптән түгел районга килеп, өр-яңа «Уйнагыз, гармуннар» дигән проектка нигезләнгән тапшыру төшереп киткәннәр иде. Алар авылларның гармунчыларын барладылар.

13 сентябрь көнне, 9.30 сәгатьтә «Россия 1-Татарстан» телеканалыннан «Хәерле көн, Татарстан» тапшыруында районның сәнгать осталарын күрсәттеләр. Аның дәвамы алдагы атналарда булачак. Киләсе чәршәмбедә, ягъни 20 сентябрьдә, тапшыруның чираттагысы планлаштырыла. Телевизор экраннары аша карый алмаганнар гармунчыларның чыгышларын Интернет челтәрендәге «Сарман: иң яңа хәбәрләр» төркеменә кереп карый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев