Профсоюзлар елга йомгак ясадылар
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында профсоюз активының конференциясе үткәрелде.
Аның эшендә Россия Федерациясе дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар.
Көн тәртибенең беренче пункты буенча, Сарман муниципаль районы профсоюз оешмалары органнарының Профсоюз Уставы һәм Профсоюз эшчәнлеге Программасы нигезендә башкарган эшләре каралды. Алар хакында республика профсоюз комитетының Сарман муниципаль районындагы ышанычлы заты Флүзә Хаҗиева сөйләде. Соңыннан РФ дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы республика оешмасының XXXII отчет-сайлау конференциясенә делегатлар сайланды. Шулай ук Татарстан Республикасы профсоюз комитеты составына да кандидатура тәкъдим итү мәсьәләсе каралды.
Конференция ахырында Ольга Калашникова республика профсоюзы башкарган эшләр белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев