САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Петровский Заводта газета-журналларны вакытында тараталар

Петровский Завод авылы хат ташучысы Рабига Әхмәтова – районның иң өлкән хат ташучыларыннан берсе.

«Бик әйбәт эшлиләр. Газета-журналларны, квитанцияләрне, хатларны төгәл һәм вакытында тараталар. Берүк эшләсеннәр генә инде, китә күрмәсеннәр, бу хезмәткә «киләбез» дип торучылар юк» – Петровка Заводский авыл җирлеге почта бүлекчәсе эшчәнлеге белән кызыксынуга, иң беренче ишеткән сүзебез шулар булды.

Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Нуртдинов та өч кешелек кечкенә генә коллективның, хат ташучыларның эшчәнлеген уңай бәяләде.

– Барысы да – пенсиядәге апалар. Бик тырышып эшлиләр. Халыктан да алар адресына канәгатьсезлек сүзләре ишетелгәне юк. Җирлегебездә барлыгы биш авыл, аларда 11 төрле милләт вәкиле яши, – диде ул.

Соңгысы да һич кенә дә начар түгел, чөнки, Президентыбыз Владимир Путин әйткәнчә, мәдәни һәм милли күптөрлелек – тормышны ямьләндерүче, алга җибәрүче көчләрнең берсе. Төгәлрәк әйткәндә, ул – дөньяны күптөрле мәдәни һәм милли бизәкләр белән тулыландырып, баетып торырга мөмкинлек бирүче фактор.

Менә шушы күпмилләтле шактый зур җирлектә яшәп һәм эшләп ятучы кечкенә генә почта бүлекчәсе коллективы үзе дә – күпмилләтле.

Лидия Петровна

Бүлекчә начальнигы Лидия Солтанова – керәшен татары. Зәй районының Кабан-Бастырык авылында туып-үсә. Гаиләләре Петровский Завод авылына күченгәч, беренче сыйныфка укырга ул шушы авыл мәктәбенә керә. Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлар курсын тәмамлый, соңыннан Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып югары белем ала. Күп еллар агрофирмада, соңыннан ликер-аракы заводында бухгалтер булып эшли. Завод ябылгач, почта бүлекчәсенә килә һәм аны 2006 елдан бирле җитәкли.

– Посылкалар кабул итәбез һәм җибәрәбез, газета-журналлар, хатлар, квитанцияләр, пенсия, субсидия таратабыз, вакытлы матбугатка яздырабыз, товар сатабыз. Газетажурналларга яздыру планын һәрвакыт үтәп килә идек, соңгы бер-ике елда авырлашты. Шулай да октябрь ае планын 110 процентка үти алдык. Ә товар сату планын, ул октябрь аена 52 мең сум иде, кызганычка каршы, тутыра алмадык. Халыкка 578 данә газета-журнал таратыла. Бүлекчәдә ике хат ташучы хезмәт куя: татар милләтле Рабига Әхмәтова һәм рус милләтле Наталья Пальцева. Алар Петровский Завод һәм Күктау авылларына хезмәт күрсәтәләр. Ә Дими-Тарлау, Мостафин, Пробуждение авыллары хат ташучылары баш ка бүлекчәгә карыйлар. Бик дус һәм тату эшлибез. Моннан өч ел элек почта линиясе буенча бүлекчәгә капиталь төзекләндерү үткәрделәр. Хәзер эш урыныбыз – җылы, якты, чиста һәм матур, – диде ул.

«Палочка-выручалочка»

Рабига апаны икенче төрле шулай дип атарга да мөмкин. Район хат ташучылары арасын да ул, мөгаен, иң өлкәнедер дә әле.

Ул Петровский Завод авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, читтән торып Сарапул шәһәре техникумында техник-технолог һөнәрен үзләштерә. Спирт заводында расчет бухгалтеры булып эшләп, 2007 елның декабрендә лаеклы ялга чыга. Ләкин озак ял итәргә туры килми.

– Бер хат ташучы эштән китте, килүче юк, 55 яшьтән өйдә ятмассың бит инде, аны алыштыра алмыйсыңмы? – ди аңа Лидия Петровна.

Шулай итеп, 2008 ел башында Рабига апа халыкка газета-журналлар тарата башлый. Ләкин күпмедер вакыттан соң йөрәк сыната. Аңа операция ясыйлар, нейтраль клапанын алыштыралар. 2013 елда бүлекчә начальнигы яңадан шалтырата:

– Тагын хат ташучысыз калдык бит әле!

Рабига апа икенче кат аның гозерен үти. Хәер, табиблар үзенә дә, хастаханәдән чыкканда: “Мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә кирәк”, – дип, кат-кат әйтәләр. 

Бу хакта тулырак "Сарман" газетасының  3 ноябрь  2023 ел саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев