Петровка Завод егете чабышкы атлары асрый
Элек-электән Сарман Сабантуйлары ат чабышлары уздыру белән үзенә тартып торды. Нәкъ менә атлар ярышканын карар өчен хәтта якын-тирә районнардан да кунаклар килү гадәте дә борынгыдан калган. Бәйрәмнең бер мизгелендә төп мәйдан бушап кала, димәк, ат чабышлары башланган дигәнне аңлата бу
Даулы болын ипподромы узган шимбәдә янә ат сөючеләрне очраштырды. Биредә “Россия атчылары” төркеменең ат чабышлары оештырылды.
Сарман данын яклаган Петровка Завод авылы егете Федор Кондратьев та кечкенәдән атлар ярата. Авылда үскәнгәме, күңеле болынга, киң кырларга тартыла. Һөнәрне дә хәзер инде Сарман аграр көллияте статусы алган уку йортында үзләштерә. Укыган вакыттан ук төгәл, аз сүзле, тәртипле, тыйнак егет булып күңелгә кереп калган ул.
- Мин кечкенәдән атлар белән кызыксынам. Элек-электән әти-әниләр ат асрадылар. Хәзер алар исән түгелләр инде, урыннары оҗмахта булсын. Аларның шөгыле миңа калды. Мин атларны чабышка әзерлим, шул максаттан гына асрыйм, тәрбиялим, - диде укучым.
Быел район Сабан туенда ат чабышларында катнашкан ул. Икенче урынны алган "Гамбит" бу юлы да сынатмады. Сүзгә Федорның тормыш иптәше – Ләке авылы кызы Клара да кушылды.
- Бер елны, Сабантуйга килгәч, ат чабышларын күзәтте дә, шулар белән “чирләп” кайтты. Кечкенә чактагы хисләре уянды, ахыры. Элек алар колхоз атлары асраганнар. Әтисе көтүче булган. Шул елны, улыбызга, дип, беренче атын алды, аннан – икенчесен. Хәзер өченче атка да заказ бирде, - диде җанатар хатыны.
Олы уллары Кириллга 10 яшь тулган, аны да атта йөрергә өйрәтә әтисе. Ә кечкенәләре Игнатка – нибары 1 яшь тә алты ай гына. Төзелештә хезмәт куючы гаилә башлыгы ныклап торып, шулай итеп, атлар үрчетүгә күчкән. Көн саен, эштән кайткач, тиз генә капкалап ала да, аты белән күнегүләр ясарга чыгып китә, чабып кайта ул. Федорның атлар белән мавыгуы минем өчен яңалык булды. Җөридә узган Питрауда да катнашкан. Быел сезон ачылуда чапкан, Яр Чаллыда узган ябылу чабышларына барган һәм уңышлы чыгыш ясаган, хәтта җиңү дә яулаган.
- Атка җиңел булсын өчен, һәрвакыт гәүдә авырлыгын нормада тотарга кирәк. Ел башыннан алып, хәтта 20 килограммга ябыктым. Аз гына артып киттеңме, хайванга авырга туры килә. Шуңа бу юлы ат спорты белән шөгыльләнүче җайдак кызны алып килдек, - диде атлар “җене” кагылган егет.
Статистика күрсәткәнчә, атлар сәгатенә 60 километр тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә алалар икән. Алар төшнең дә төслесен күрәләр. Ә дөньяда 200дән артык ат токымы бар, диделәр. Атлар якыннан яхшы күрәләр: хәтта кешенең ым-ишарәсен дә тоя алалар. Алар алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрәләр. Кояш яктысы аларның күзен чагылдырмый, ди. Атлар белән якыннан кызыксынсаң, чыннан да, кызыклы. Ярышларны күзәтү дә бик мавыктыргыч булды. Әлбәттә, соңгысы да булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев